Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Инфраструктура

Тимерне кызуында сук, әмма түләргә дә әзер бул

Бүгенге көндә социаль ипотека-бюджет тармагында хезмәт куючылар, яшь гаиләләр өчен торак белән тәэмин ителеш ягыннан, яисә яшәү шартларын яхшырту өчен иң кулай ысулларның берсе. Бу турыда төплерәк -Мамадыш муниципаль район башкарма комитетының торак исәбе һәм аны бүлү секторы мөдире Ольга Потеряхина белән булган әңгәмәбездә. -Ольга Викторовна, әлеге программа кысаларында бүгенге...

Бүгенге көндә социаль ипотека-бюджет тармагында хезмәт куючылар, яшь гаиләләр өчен торак белән тәэмин ителеш ягыннан, яисә яшәү шартларын яхшырту өчен иң кулай ысулларның берсе. Бу турыда төплерәк -Мамадыш муниципаль район башкарма комитетының торак исәбе һәм аны бүлү секторы мөдире Ольга Потеряхина белән булган әңгәмәбездә.

-Ольга Викторовна, әлеге программа кысаларында бүгенге көндә ничә кеше торак сайлау конкурсында реаль катнаша ала? -Йөз кеше. Узган ел әлеге күрсәткеч утызга кимрәк иде. Нигездә, яшь гаиләләр ипотека фатирлары сайлыйлар. Бер квадрат метр торакның уртача бәясе - 24000 сум тәшкил итә. Түләү 28 елга чаклы кичектерү юлы белән башкарыла. Исәп-хисапны һәркем үзе ясый.

-Торак шартларын яхшырту буенча исәпкә басу шартларын тагын бер кат искә төшерегез әле.

-Иң әүвәл, кеше Мамадыш районында пропискада булырга тиеш. Икенчедән, торак программаларына (ветераннар, ятим балалар, күпбалалы гаиләләр һ.б.) закон нигезендәге таләпләргә җавап бирерлек торак шартларын яхшыртырга кирәклеген дәлилләргә кирәк. Әгәр гаиләдәге бер әгъзага районда каралган 18 квадрат метр мәйдан туры килми; шәхси торак юк; яшәү өчен яраксыз бинада торасыз; башкалар белән бергә яшәү мөмкинлеге бирми торган авыр хроник авыру белән чирлисез икән, сезнең исәпкә басарга тулы хокукыгыз бар.

-Гражданинның эшкә яраклылыгы мөһимме? -Бу да мәҗбүри шартларның берсе. Бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакларының түбән булуын истә тотып, ай саен Татарстан буенча минималь айлык хезмәт хакының яртысын түләү шарт итеп куела. Нәтиҗәдә беренчел взнос формалаша, конкурста катнашу хокукы яулана. Ә соңыннан фатирның күзалланган тулы бәясенең (бюджеттагылар өчен) берьюлы ун проценты күләмендә сумманы түләргә кирәк.

-Мәгълүм булганча, ипотека яшь гаиләләр өчен отышлы.

-Бу, чыннан да, шулай. Исәпкә алынгач та, яшь гаиләнең беренче баласы туа. Моның өчен ул дәүләттән 200 мең сумлык ярдәм ала. Бу торакның түләнмәгән өлешенең 18 квадрат метрлы мәйданы бәясенә тиң сумма. Ана сертификаты булган очракта аны откан фатир бәясен каплау өчен файдаланырга мөмкин.

-Белгеч буларак, сездән акыллы киңәшләр... -Социаль ипотека программасына керер алдыннан үзегезнең түли алу сәләтегезне энәсеннән җебенәчә уйлагыз, тикшерегез. Яшь парлар, исәпкә басарга балагыз туар алдыннан түгел, ә гаилә коргач та килегез. Чөнки документларыгыз инстанцияләрдән узу срогына сыешмаска мөмкиннәр. Кыскасы, тимерне кызуында сугарга, әмма артык ашыгып ашка да пешмәскә кирәк.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев