Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур кунаклар көткәндә

Бүгенге көндә районыбызда төп игътибарның берсе республика мөгаллимнәренең август киңәшмәсенә әзерлеккә юнәлдерелгән. Билгеле булганча, әлеге чарага санаулы көннәр калып бара. Республика педагогларының август киңәшмәсе көнне Мамадыш йөзләгән сандагы кунакны кабул итәчәк. Аларны каршы алырга шәһәребез ни дәрәҗәдә әзер соң? Моны ачыклау ниятеннән район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендәге төркем Мамадыш урамнарында...

Бүгенге көндә районыбызда төп игътибарның берсе республика мөгаллимнәренең август киңәшмәсенә әзерлеккә юнәлдерелгән. Билгеле булганча, әлеге чарага санаулы көннәр калып бара. Республика педагогларының август киңәшмәсе көнне Мамадыш йөзләгән сандагы кунакны кабул итәчәк. Аларны каршы алырга шәһәребез ни дәрәҗәдә әзер соң? Моны ачыклау ниятеннән район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендәге төркем Мамадыш урамнарында рейд үткәрде. Иң элек Тукай урамында булды алар. Сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү биналарының хуҗаларына шактый гына тәкъдимнәр дә җиткерелде. Кайберләренә ишек-тәрәзәләрне буярга, икенчеләренә алтакталарын яңартырга, территорияләрен тәртипкә китерергә, дип бурыч куйдылар. Соңрак Анатолий Иванов "Трудовик" агрофирмасының терлекчелек комплексы территориясендә булып, хуҗалык директоры Фәргать Гаяновка да киңәшләрен җиткерде. Шушындый ук сөйләшүләр шәһәрнең Юлчылар бистәсендә дә дәвам итте. "Биналарның йөзе аларның хуҗаларының һәм районның йөзе турында сөйли. Зур кунаклар килгәндә оялырлык булмасын",-диде район башлыгы. Анатолий Иванов рейд барышында куелган бурычлар 5нче августка кадәр үтәлергә тиешлеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X