Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юллардагы тишекләрне ямыйлар

Мамадыш юлларында чокырларны ямый башладылар. Юл хезмәте бригадалары асфальттагы тишекләргә пломба салу белән мәшгуль. "Татавтодор" ААҖ Мамадыш филиалы хезмәткәрләре чокырлар ремонтын струялы-инъекцион метод белән алып баралар. Бүгенге көндә эшләр 3634 кв. метрдан артык мәйданда башкарылган. Бу М-7 һәм Мамадыш-Теләче юллары участокларында. Асфальттагы тишекләргә пломбалар салганчы, иң элек махсус комиссия тикшерү...

Мамадыш юлларында чокырларны ямый башладылар. Юл хезмәте бригадалары асфальттагы тишекләргә пломба салу белән мәшгуль.

"Татавтодор" ААҖ Мамадыш филиалы хезмәткәрләре чокырлар ремонтын струялы-инъекцион метод белән алып баралар. Бүгенге көндә эшләр 3634 кв. метрдан артык мәйданда башкарылган. Бу М-7 һәм Мамадыш-Теләче юллары участокларында.
Асфальттагы тишекләргә пломбалар салганчы, иң элек махсус комиссия тикшерү үткәреп, аеруча төзекләндерү таләп итүче участокларны ачыклаган.
"Татавтодор"ның Мамадыш филиалы чокырларны төзекләндерүгә 5 данә техникасын җәлеп иткән. Бу көннәрдә битум эмульсиясен Мамадыш-Кукмара юлындагы җимерелгән участоклар кабул итте.
Юлларны бу рәвешле ремонтлау аның торышын вакытлыча гына яхшырта. Ул күп дигәндә, бер ел гына хезмәт күрсәтәчәк.
Шәһәребезнең күпчелек өлешендәге юллар машина йөртүчеләрдә зур канәгатьсезлек уята. Мәсәлән, Ушма елгасы аша салынган күпер өслеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев