Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәйләүләрдә көтү көтә егетләр

Сенаж, силос, салам запасы күп булса да, быел яз иртәрәк килү малларны көтүгә май башында ук чыгарырга мөмкинлек бирде. Беренче булып терлекләрен "Омар" агрофирмасы көтә башлаган иде. "Иртәнге сигезенче яртыларда ук чыгып китәбез. Кичке дүртләргә кадәр йөртәбез,"-ди көтүче Хәлил Һадиуллин. Александр Саутин белән бергәләп эшлиләр икән. Бу араларда көтүгә чиратлашып...

Сенаж, силос, салам запасы күп булса да, быел яз иртәрәк килү малларны көтүгә май башында ук чыгарырга мөмкинлек бирде. Беренче булып терлекләрен "Омар" агрофирмасы көтә башлаган иде. "Иртәнге сигезенче яртыларда ук чыгып китәбез. Кичке дүртләргә кадәр йөртәбез,"-ди көтүче Хәлил Һадиуллин. Александр Саутин белән бергәләп эшлиләр икән. Бу араларда көтүгә чиратлашып чыгарга карар иткәннәр. Хәлил башта утыз ике ел механизатор булып эшләгән. Соңгы сигез елында-терлекчелектә хезмәт куя. Хәзергә алар малларны ферма янында-Красная Горка авылы каршындагы тау битендә көтәләр. Җәйге лагерь ремонтлангач төгәлләнгәч, шунда күченәчәкләр. Көтүчеләргә атлар да бирелгән. Элекке елларда лагерьга вахта автобусы белән йөргән булганнар. Кичке савымнан соң төнге көтүгә дә чыкканнар. Хезмәтләренә продукциягә карап түләнә. Кызганычка каршы, "Омар"да хәзергә фермалар ремонтына керешмәделәр әле. Зооветеринария белгечләренең сүзләренә караганда, әзер агач материаллары юк. Яңа комплексларындагы маллары быел лагерьларга чыгарылмаячак. Анда савым сөтүткәргечләр ярдәмендә башкарыла. Сыерларын "Тәкәнеш" агрофирмасындагы кебек утарга азык ташып ашатачаклар. Ә элекке фермаларындагы маллар ике лагерьга чыгарылачак. "Трудовик" агрофирмасында исә сыерлары чыгарылачак лагерьларын ремонтлап та куйганнар. Биредә ике көтү бар инде. Отаркада бозаулар көтүе дә оештырылган. Район буенча бүгенге көнгә утызга якын көтү чыга. Барысы җитмешкә якын булачак алар. "Нократ" агрофирмасының "Дружба" бүлекчәсендә, "Семиозерка"да, Усали агрохимиклары ярдәмче хуҗалыгында да җәйге лагерьлар ремонтына керештеләр. "Шакирҗанова" җәмгыяте дә балта осталары бригадасы туплады. Алар әзерләнеп бетүгә маллар җәйләүгә күчереләчәк. Терлекчелектә җәйләү чоры-мул продукция җитештерә торган вакыт башлана. Быел күпьеллыкларны да өстәмә ашатуга иртәрәк чабып бирергә мөмкинлек булачак. Алар буйга күтәрелеп киләләр инде. Минневәрис Мингалиев Көтүче Хәлил Һадиуллин. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев