Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Велосипедчылар сынады

Мамадыш-Югары Ушма юнәлешен яхшы юллы итү максатыннан бу көннәрдә шактый эшләр башкарыла. Объектка ике оешма җәлеп ителгән. Төзелеш урынында 30дан артык техника эшли. Мамадыш-Теләче юлының Югары Ушмага кадәр өлешенә асфальт катлам тулысынча җәелмәгән иде әле. Быел бу юнәлештә эшләр кабат җанланды. Биредә "Мелиорация" ПМКсы һәм "Татавтодор" ның Мамадыш филиалы бригадалары...

Мамадыш-Югары Ушма юнәлешен яхшы юллы итү максатыннан бу көннәрдә шактый эшләр башкарыла. Объектка ике оешма җәлеп ителгән. Төзелеш урынында 30дан артык техника эшли. Мамадыш-Теләче юлының Югары Ушмага кадәр өлешенә асфальт катлам тулысынча җәелмәгән иде әле. Быел бу юнәлештә эшләр кабат җанланды. Биредә "Мелиорация" ПМКсы һәм "Татавтодор" ның Мамадыш филиалы бригадалары хезмәт куя. Беренчеләре җир эшләрен алып баралар. Объектта аларның 16 данә техникалары эшли. Биек урыннар кисеп алына, уйсу җирләрне киресенчә күтәрергә туры килә. "Югары Ушма юлында барлыгы 180 мең куб метр мәйданда җир эшләре башкарырга кирәк иде. Хафизовка юлында һәм Югары Ушма эчендә бу эшләр төгәлләнде",-ди "Мелиорация" ПМКсы мастеры Фәрит Галиев. Юлчыларының үкчәләренә басып ук диярлек "Татавтодор" хезмәткәрләре асфальт түшәп килә. Әлеге эшкә бу оешманың шулай ук 16 данә техникасы җәлеп ителгән. Алар иң элек 20 сантиметр калынлыкта ком, аннан шул ук биеклектә таш түшиләр. Кабат сетка салына һәм өстенә асфальт җәелә. "Аның беренче катламы 6 сантиметр, ә икенчесе 4 сантиметр калынлыкта",-ди "Татавтодор" җәмгыятенең Мамадыш филиалы мастеры Ильмир Низамов. Үзәк урамнарына асфальт юл түшәлүгә югарыушмалылар сөенеп туя алмый. Асфальт катламы җәелгәннән соң аның өстенә җиңел машиналарда ким дигәндә өч-дүрт сәгатьтән соң гына керергә мөмкин. Ә велосипедчы малайлар яңа юлны эшчеләр артыннан ук сынап карый.

Илнур Юнысов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев