Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Умартачы нәселе

Авылыбызда умартачы Шамил нәселен белмәгән кеше юк. Зәйнәп апа белән Шамил абый Хәйруллиннар-Түбән Ушманың горурлыгы, яшь, үсеп килүче буын өчен иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Әлеге гаиләнең уңганлыгы, татулыгы элек-электән килә. Гаилә башлыгы Шамил абыйның бала чагыннан ук эшкә өйрәнеп үсүе буыннарга күчеп бара. 1931 елда гаиләдә төпчек бала булып ул...

Авылыбызда умартачы Шамил нәселен белмәгән кеше юк. Зәйнәп апа белән Шамил абый Хәйруллиннар-Түбән Ушманың горурлыгы, яшь, үсеп килүче буын өчен иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Әлеге гаиләнең уңганлыгы, татулыгы элек-электән килә. Гаилә башлыгы Шамил абыйның бала чагыннан ук эшкә өйрәнеп үсүе буыннарга күчеп бара. 1931 елда гаиләдә төпчек бала булып ул дөньяга килгәндә аның әтисе Герман сугышында алган яралары нәтиҗәсендә бөтенләй сукырайган була. Шунлыктан гаилә башлыгын кирәкле урыннарга җитәкләп йөртү кечкенә Шамилгә йөкләнә. Барган бер җирендә өлкәннәр сүзенә колак салып йөргән малай бу дөньяда эшләмичә көн күреп булмасын аңлап үсә, 14 яшеннән колхозда үгез җигә башлый. Тырышлыгын күреп, атлар карарга күчерәләр. Тик көннәрдән беркөнне кинәт килеп чыккан авыру нәтиҗәсендә ул бер аягы бөгелмәс инвалид булып кала. Шул авыр минутларында да язмыш каршында сыгылып төшми, бар сабырлыгын җыя, үзенә шөгыль таба. Колхозның алма бакчасына хуҗа итеп билгелиләр үзен. 20 елын бакчачылыкка багышлый. Аның тәкъдиме белән шул бакчада умарталык булдырыла. Төгәллек һәм тырышлык сорый торган эшкә вакытын да, көчен дә кызганмый Шамил абый. Иң зур терәге һәм ярдәмчесе-тормыш иптәше Зәйнәп апа белән бергәләп көч куялар. Балалары да үзләре кебек үк тырыш, уңган булып, эш рәтен белеп үсәләр. Бүгенге көндә олы кызлары Фәния район ЗАГС бүлегендә эшли, уртанчылары Зәкия-хастаханәдә шәфкать туташы. Төпчек Рамилләре әтисе хезмәтенә тугрылык саклый: ул-оста умартачы, үз умарталарын тота. Сайлап алганнар диярсең, килен-кияүләрнең дә нәкъ үзләре тәрбияләп үстергән кебек иң булганнары эләккән бу гаиләгә. Барысы да бал кортлары кебек, тик тора торганнардан түгел. Нәсел җепләрен дәвам итүче оныкларны да хезмәтне сөяргә, эшнең бер төреннән дә курыкмаска өйрәтеп үстерәләр алар. Хәйруллиннар нәселенең киләчәге дә Шамил абый белән Зәйнәп апа гомере кебек үк күркәм, ихтирамга лаек булырга ошый. Амин, шулай була күрсен.

Лилия Җиһаншина, Түбән Ушма авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре

Хәйруллиннар гаиләсе. Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев