Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әрекмәннәр... автобус көтә

Красная Горканың үзәк урамын чүп баскан, аны ашыгыч рәвештә чабып чыгуны оештырырга кирәк. Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе үзенең чираттагы рейды вакытында шундый нәтиҗәгә килде. Рейд барышында берничә шәхси хуҗалыкка һәм юридик затларга территорияләрен тәртипкә китерергә кушып күрсәтмәләр калдырылды. МВМ "Сәүдә-җитештерү үзәге" каршындагы автобус тукталышы янында әрекмәннәр, кычытканнар котырып...

Красная Горканың үзәк урамын чүп баскан, аны ашыгыч рәвештә чабып чыгуны оештырырга кирәк. Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе үзенең чираттагы рейды вакытында шундый нәтиҗәгә килде. Рейд барышында берничә шәхси хуҗалыкка һәм юридик затларга территорияләрен тәртипкә китерергә кушып күрсәтмәләр калдырылды. МВМ "Сәүдә-җитештерү үзәге" каршындагы автобус тукталышы янында әрекмәннәр, кычытканнар котырып үскән. "Мамадыш" совхозы бистәсендәге "Ягодка" кибете хуҗасы да сәүдә үзәге янәшәсендәге чүп үләннәрне административ комиссия членнары килгәч кенә күрде. Әлеге бистәдәге "Мира, 11" йортының торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе ишек алдындагы чүп үләннәрне чабарга чалгы таба алмый. "Омар" агрофирмасының административ бинасы алдындагы чәчәк түтәлләрендә дә (рәсемдә) хәзер кычытканнар, алабуталар үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X