Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр бишенче аның белән таныш

Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, сораштыруларда катнашканнарның 90 проценты коррупцияне явызлык, аның белән көрәшергә кирәк дип саный. 75 процент респондентлар аның белән көрәш бара, ләкин тиешле дәрәҗәдә түгел, ә калганнары коррупция белән көрәшүдән мәгънә юк, дип исәпли. Коррупциягә каршы җәмәгатьчелек контролен оештыру максатында, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм гражданлык җәмгыятьләре институтларын нәтиҗәлерәк файдалану...

Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, сораштыруларда катнашканнарның 90 проценты коррупцияне явызлык, аның белән көрәшергә кирәк дип саный. 75 процент респондентлар аның белән көрәш бара, ләкин тиешле дәрәҗәдә түгел, ә калганнары коррупция белән көрәшүдән мәгънә юк, дип исәпли. Коррупциягә каршы җәмәгатьчелек контролен оештыру максатында, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм гражданлык җәмгыятьләре институтларын нәтиҗәлерәк файдалану буенча, ТРның җиде районы вәкилләре катнашында узган семинар-киңәшмәдә әлеге саннар инде күптәннән пәйда булган күренеш турында сөйлиләр. Коррупция үзара тыгыз бәйләнештә булган социаль күренешләрдә барлыкка килә. Димәк, ул җәмгыятьнең әхлакый таркалуы, хокукый белемсезлек һәм халыкның көчсез гражданлык позицияләре бәрабәренә хасил була. Әлеге һәм башка мәсьәләләр Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, муниципаль район прокуроры Илсур Габдрахманов, РФ ЭЭМның Мамадыш районы буенча бүлек начальнигы Азат Мозафаров, ЭЭМның ТР буенча ОБЭП бүлеге начальнигы Ринат Акчурин, муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, коррупциягә каршы көрәш комиссиясе секретаре Рөстәм Хуҗаҗанов, ТР Юстиция министрлыгы вәкиле Наилә Шакирова, "ТР коррупциягә каршы көрәш комитеты" төбәк иҗтимагый оешмасыннан Марат Хафизов, ТР Президенты аппаратының баш киңәшчесе Салават Рәхимов чыгышларында киң яктыртылды. Коррупция ул яман шеш кебек: үскән саен метастазалар бүлеп чыгара. Шуңа күрә бу проблеманы хәл итүдә хокук саклау органнарының һәм прокурор күзәтчелегенең, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләренең "үтә күренмәле" эшчәнлекләрен яктырту, халык белән турыдан-туры элемтәдә тору даирә өчен дә, халык өчен дә бик кирәк. Ә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен гражданнарның бу проблеманы хәл итүдә ниләр башкарылганын аңлавы аеруча мөһим. Монда газета һәм радио-телевидениенең рольләре зур әһәмияткә ия. Коррупциягә китергән сәбәпләр, шулай ук аларны булдырмау чаралары да күп төрле. Семинар-киңәшмәнең модераторы, ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе, "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчукта муниципаль район башлыгының, башкарма комитет бүлекләре начальникларының һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атна саен халык белән телефон аша турыдан-туры элемтәсе проекты аеруча зур кызыксыну уятты. Турыдан-туры әңгәмә проблемаларны чишүдә актив фактор булып тора. Чарада яңгыраган саннардан күренгәнчә, коррупция һәм аңа бәйле тискәре күренешләр белән биш кешенең берсе таныш. Хокук саклау органнарына әлеге чирне җәмгыятьтән кисеп ату йөкләнгән булса, массакүләм мәгълүмат чараларына-профилактика үткәрү. Безнең максат гади, гадел, аңлаешлы: таблеткаларны үзвакытында куллансаң, хирургның кирәге дә булмас.

НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X