Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрау белән!

Хөрмәтле карендәшләр, кадерле кунаклар! Җәйнең нәкъ уртасында республиканың барлык керәшеннәре һәм, гомумән, халык иҗатына, фольклорга битараф булмаган ватандашларыбыз Җөри авылында очрашырга сүз куешкандай, Тырлау аланында күрешәләр. Менә инде 13нче ел рәттән биредә зурлап керәшеннәрнең иң матур эчтәлекле бәйрәмнәренең берсе Питрау уза. Җөри Питрауы керәшеннәрнең республика фестивале дәрәҗәсенә күтәрелде һәм РФ...

Хөрмәтле карендәшләр, кадерле кунаклар! Җәйнең нәкъ уртасында республиканың барлык керәшеннәре һәм, гомумән, халык иҗатына, фольклорга битараф булмаган ватандашларыбыз Җөри авылында очрашырга сүз куешкандай, Тырлау аланында күрешәләр. Менә инде 13нче ел рәттән биредә зурлап керәшеннәрнең иң матур эчтәлекле бәйрәмнәренең берсе Питрау уза. Җөри Питрауы керәшеннәрнең республика фестивале дәрәҗәсенә күтәрелде һәм РФ төбәкләренең күпсанлы халкын берләштерүче, керәшен мәдәниятенең үзенчәлекләрен күрсәтә торган йолаларның, рухи байлыкларның, буыннар дәвамчылыгының иң яхшы традицияләрен бергә туплаган, яшьләрне туган җиргә мәхәббәт рухында тәрбияләүче олы тантанага әйләнде. Питрау фестивале ел саен яңадан-яңа бизәкләр белән тулылана, керәшеннәрнең төрле төркемнәренең этник үзенчәлекләрен барлый, аның тәэсир көче артканнан арта. Кан-кардәшләргә, хөрмәтле кунакларның барысына да тигезлек, рухи күтәренкелек, киләчәккә өмет һәм ышаныч телим! Сәламәт булыгыз, гаиләләрегездә шатлык-сөенеч, бәрәкәт, иминлек тантана итсен! Барыгызны да тагын бер кат ямьле Питрау бәйрәме белән!

А.П.Иванов, Мамадыш муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе, "Бердәм Россия" БСП ТРБнең җирле бүлекчәсе секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев