Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз иленең солтаны

Тирә-ягы иксез-чиксез басу-кырлар белән әйләндереп алынган, кайчандыр зур булып, бүгенге көндә 30 хуҗалыгы гына калган Югары Сикәнәс авылы үзенең лаеклы кешеләре белән горурлана ала. Надежда Ларионова, Сикәнәс авыл җирлеге башлыгы Алар арасыннан Зубовлар гаиләсе турында сөйлисем килә. Николай Иванович һәм Мария Васильевна: "Кайда тудың, шунда ярыйсың," - дигән кагыйдә белән...

Тирә-ягы иксез-чиксез басу-кырлар белән әйләндереп алынган, кайчандыр зур булып, бүгенге көндә 30 хуҗалыгы гына калган Югары Сикәнәс авылы үзенең лаеклы кешеләре белән горурлана ала.

Надежда Ларионова,
Сикәнәс авыл җирлеге башлыгы
Алар арасыннан Зубовлар гаиләсе турында сөйлисем килә. Николай Иванович һәм Мария Васильевна: "Кайда тудың, шунда ярыйсың," - дигән кагыйдә белән яшиләр. Моннан утыз ел элек корылган гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерделәр. Халык күпләп саладан күченә башлагач та алар, кайда гына яшәсәң дә, тырышып эшләргә кирәк, дип авылдан китүдән баш тарталар. Һәм хуҗалыкларын ныгытуга алыналар: мөгезле эре терлекләр, сарыклар, дуңгызлар, бал кортлары... Николай белеме буенча умартачы. Колхоз умарталыгында эшләде, үзе дә берничә баш тотты. Заманында хезмәттәшләре арасында уздырылган бәйгеләрдә призлы урыннарны күп яулады. Гаилә хәле аркасында (әтисе параличланды) ул хәзер үзенең хуҗалыгындагысы белән генә шөгыльләнә. Тормыш иптәше Мария исә озак еллар сатучы вазыйфаларын башкарды, ә 2005нче елдан авыл җирлеге бухгалтеры вазыфаларын үтәде. Эш җитәрлек: шәхси хуҗалык "моңсуланырга" ирек бирми, финанс ягыннан нык ярдәм итә. Район күләмендә үткәрелгән барлык ярминкәләрдә дә катнашалар алар. Николай белән Мария балаларында да авылга карата мәхәббәт уята алдылар. Уллары Сергей, авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан соң, агроном булып эшли. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбиялиләр. Кызлары Вера белән Валентина-өчәр бала аналары. Аларның барысы да җиргә кендекләре белән нык беректеләр инде. Чыгып китәргә ниятләре гел юк. Һәрберсенең каралты-курасы кош-корт, мал-туар белән тулы. Сергейның шәхси "Т-40" тракторы, сукасы, тырмасы, чапкычы бар. Үзләреннән артып калган продукцияне уңышлы гына саталар. Агымдагы елда Зубовлар үзмәшгульлек программасында катнашырга ниятлиләр. Документлар җыя башладылар инде. Шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Николай һәм Мария башкалардан берничек тә аерылып тормыйлар. Гап-гади авыл кешеләре алар. Гадилек һәм гадәтилек сыйфатлары бизи бу гаиләне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев