Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өмә уздыру–савап

Быелгы чисталык буенча икеайлык, башка елларга караганда, оешканрак төстә бара. Николай Зюрин Бу һәр көн саен шәһәрдәге оешма-предприятиеләрнең, учреждениеләрнең, шәхси секторда яшәүчеләрнең үз территорияләрен чүп-чардан берөзлексез чистартып торуларында чагыла. Өмәләр үткәрү дә эзсез югалмый, әлбәттә. "Мамадыш ТКХ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хезмәткәрләренә дә тынгылык юк. Чәршәмбе көнне Мамадыш урамнарын әйләнеп чыгарга...

Быелгы чисталык буенча икеайлык, башка елларга караганда, оешканрак төстә бара.

Николай Зюрин
Бу һәр көн саен шәһәрдәге оешма-предприятиеләрнең, учреждениеләрнең, шәхси секторда яшәүчеләрнең үз территорияләрен чүп-чардан берөзлексез чистартып торуларында чагыла. Өмәләр үткәрү дә эзсез югалмый, әлбәттә. "Мамадыш ТКХ" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хезмәткәрләренә дә тынгылык юк. Чәршәмбе көнне Мамадыш урамнарын әйләнеп чыгарга булдым. Ленин урамындагы чүп-чарны трактор арбасына төяүче егетләр белән әңгәмә корып алдым. "Көн саен ике-өч юл калдыкларны полигонга төяп җибәрәбез, - диләр коммуналь хезмәт күрсәтү оешмасында эшләүче Григорий Федоров белән Таһир Мингалиев.- Җәмгыятьнең ике-өч "КамАЗ" автомашиналары да җәлеп ителде бу эшкә." Шунысы игътибарга лаек, кешеләр ихаталарыннан чыккан чүп-чарны контейнерлар янына теләсә ничек ташламыйлар хәзер. Алар капчыкларга тутырылып, чүплек савытлары янына урнаштырылалар. Әлеге картинаны Ленин, Коммунистическая, Горький һәм башка урамнарда күрергә мөмкин. Торак милекчеләре ширкәтләренең күпчелеге тарафыннан да чисталыкка тиешле игтибар бирелә. Ә менә шәхси секторда яшәүчеләрнең бик азы гына әле капка төпләрен, йорт каршыларындагы территорияләрен тәртиптә тотуга җитди карыйлар. Югыйсә, күрше-күлән җыелышып кичен, яисә ял көннәрендә кулларына тырма, көрәк, себерке тотып өмә уздырсалар, савап та булыр, аралашырга, ил-көн хәлләре турында гәпләшергә җай да табылыр иде.
Урамнар буйлап йөргәндә Ушма елгасына да күз салырга уйладым. Быелгы кышта да ул безнең "гөнаһлар"ны үзенә кабул иткән. Кешеләр ташлаган полиэтилен, пластик шешәләр ташу вакытында су буенда үсеп утырган талларга эләгеп калып, елганы ямьсезләп торалар. Агачлар Яңа елга бизәлгән чыршыны хәтерләтәләр. Ике айлык барышында елга-ерганакларга да игътибар кимемәс, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев