Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кирәген ерактан эзләмиләр

Комиссия шәһәребез предприятие-оешмалары, торак милекчеләре ширкәтләре һәм шәхси йортлар янының чәчәкләр белән бизәлешен тикшереп чыкты. Һәм... былтыр бизәлеш баерак иде, дигән нәтиҗәгә килде. Бәлки моңа июнь аендагы, июль башындагы корылык та тәэсир итми калмагандыр. Торак милекчеләре ширкәтләре быел йомшаграк эшләгәннәр. Банклар, шәхси эшмәкәрләр үз биналары янын чәчәкләр белән бизәүгә җаваплы...

Комиссия шәһәребез предприятие-оешмалары, торак милекчеләре ширкәтләре һәм шәхси йортлар янының чәчәкләр белән бизәлешен тикшереп чыкты. Һәм... былтыр бизәлеш баерак иде, дигән нәтиҗәгә килде. Бәлки моңа июнь аендагы, июль башындагы корылык та тәэсир итми калмагандыр. Торак милекчеләре ширкәтләре быел йомшаграк эшләгәннәр. Банклар, шәхси эшмәкәрләр үз биналары янын чәчәкләр белән бизәүгә җаваплы карап бетермәгәннәр. ЮХИДИ каршы чисталыгы, газоннарының матурлыгы, яшел чыршылары белән күңелдә җылы тәэсир калдыра. Алар янына чәчәкләр дә утыртылса, тагын да күркәмрәк булыр иде. Аеруча охшаганнардан "Ясәви" мәчетен билгеләп үтәргә кирәк. "Челтәр компаниясе"нең район филиалы да быел гаҗәпләндерде һәм сокландырды. Ишек алларын дизайнер зәвыгы белән бизәгәннәр. Район мәшгульлек үзәге дә тырышкан. Шәһәрдән читтә урнашуына, эшчеләренең юлда булуына карамастан, "Татавтодор"ның район филиалы территориясендә матур гына клумбалар ясаган. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы быел үз биналары янын бизәп кенә калмады, Ушма аръягындагы Җиңү паркында да клумбалар ясап, аларны җәй буе карап торды. Китапханәчеләр чиратлашып су сибәргә йөрделәр. Район кулланучылар җәмгыяте быел да бөтен кибетләре янын шау чәчәккә күмде. Конкурска шәһәр көнендә йомгак ясалачак. "Ләйсән" балалар бакчасындагы, төзелештә кулланыла торган "күбек"не сиптереп ясалган гөмбә, куян, карга, бака, чикерткә сыннары комиссиянең барлык әгъзаларын да гаҗәпкә калдырды. Фантазия булганда, кулларың эш белгәндә, гади генә материаллардан да әллә нәрсәләр ясарга мөмкин икән. Аларны эшләү тарихы белән бакчаның өлкән тәрбиячесе Валентина Белова таныштырды. Хәзер бит "Интернет"та оста куллар өчен төрле эшләнмәләрне бик күп табарга була. Алар да "Интернет" челтәрендә озак эзләнәләр. Әмма берсен дә кабатлыйсылары килми. "Гөмбә астында" дигән әкиятне кулланып, андагы персонажларның сыннарын ясарга карар итәләр. Әкиятнең тәрбияви ягы да көчле. Дуслык төшенчәсен тәрбияләүгә хезмәт итә. Сыннарны ясаганда төзүчеләр куллана торган "күбек"не файдаланырга карар итәләр. Болар барлык тәрбиячеләр җыелып, киңәшләшеп эшләнә. Төркемнәргә аерым фигуралар беркетелә һәм эш башланып китә. Ничек ясарга Гөмбәнең нигезен, авып китмәсен өчен, ком һәм су тутырылган литр ярымлы, ике литрлы шешәләрдән эшлиләр. Аларны скотч белән бер-берсенә ныгытып баралар. Кабат "күбек" эшкә җигелә. Эшләпәсе өчен иске зонтик алына. Аңа паралон тарттыралар, өстеннән дермантин ябыштыралар. Фигураларга буяулар сайлаганда, ата-аналардан, рәссам Роберт Сәләхетдинов ярдәмгә килә. Оста кулларны-тәрбиячеләрне, техник хезмәткәрләрне бакча мөдире Миләүшә Заһидуллина рухландырып, үсендереп тора. Кышкы айларда әкият геройлары-"Гөмбә", "Чикерткә", "Бака", "Куян", "Күбәләк", "Карга" музыкаль бүлмәдә тора. Балалар да, әти-әниләр дә алар янында фотога төшәләр. Ә җәй җиткәч, урамга чыгаралар. "Ләйсән" балалар бакчасы коллективының фантазиясе болар белән генә чикләнеп калмаган. Метр ярым биеклектә итеп көнбагыш һәм чәчәкләрдән шар топиарие дә ясап куйганнар. Алардагы чәчәкләр барысы да тукыма кисәкләреннән эшләнгән. Гадәти, кечкенә топинарийләре дә шактый аларның. Теләгән кеше күңеленә килгән әйберсен ясау өчен җаен, гадәти булмаган әйберләрен таба шул.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев