Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелдә иман нуры

Әле ярый бүген халкыбызда дин бар, иман бар. Һәр төбәктә, һәр авылда мәчетләребез гөрләп эшләп тора. Ралия Мусина. Түбән Яке авылы Авылыбызда дин тотарга бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Балалар күбесе мәчеткә сабакка йөриләр. Нәкыйф хәзрәт һәм Маһинур абыстай әледән-әле дога конкурслары, төрле ашлар да үткәреп торалар. Март аенда узган конкурста күп...

Әле ярый бүген халкыбызда дин бар, иман бар. Һәр төбәктә, һәр авылда мәчетләребез гөрләп эшләп тора. Ралия Мусина. Түбән Яке авылы Авылыбызда дин тотарга бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Балалар күбесе мәчеткә сабакка йөриләр. Нәкыйф хәзрәт һәм Маһинур абыстай әледән-әле дога конкурслары, төрле ашлар да үткәреп торалар. Март аенда узган конкурста күп укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә сабыйларга кадәр катнаштылар. Малайлар азан әйтсә, кызлар сүрәләр укыдылар. Катнашучылар берсе дә бүләксез калмады. Хәтта карап, тыңлап утыручыларга да Коръән аятьләре өләштеләр. Әле моның белән генә бетмәде. Хәзрәт белән абыстай җиңүче балаларны Мамадыш шәһәренә район дога уку конкурсына алып барды. Анда малайлар арасында Ислам Гобәйдуллин-беренче, Әдел Мусин икенче урынны яулады. Кызлар да призлы урыннарны читләргә бирмәделәр. Зөлфия Шәрифуллина, Гөлисә Абдуллина, Минзәлия Вәлиева җиңеп, күп бүләкләр белән кайттылар. Мәктәбебез директоры Фоат Насыйбуллин конкурста катнашкан һәм дин дәресләрен бер көн дә калдырмаган балаларга үзенең бүләген тәкъдим итте. Җәйге каникул чорында Изге Болгар шәһәренә экскурсиягә алып барырга сүз бирде. Һәм сүзендә торды да. Сәяхәт барышында укытучыларыбыз Болгар иле, Ислам динен кабул итү тарихын сөйләделәр. Моннан 20 ел элек әнием укучы буларак үткән юлны, Фоат абый җитәкчелегендә миңа да кабат үтәргә насыйп булды. Ак мәчет һәм дөньядагы иң зур Корьән китабы күңелләребездә тирән тәэсир калдырды. Хәзер иң изге айларның берсе булган Рамазан бара. "Мәчетебездә ифтар мәҗлесе булачак,"-дигән хәбәр ишетелүгә, укытучыларыбыз тиз генә җыелышып, мәчетнең капка-коймаларын буядылар. Мәҗлескә күп авылдашларыбыз үз өлешләрен керттеләр. Казаннан кайткан Гөлгенә Шиһапова тәкә суйдырды, Рәсимә Вәлиева токмач кисеп китерде. Табын әзерләү, аш һәм бәлеш пешерү Тәнзилә апага йөкләнде. Күпләр акчалата ярдәм күрсәтте, әбиләр күчтәнәчләр белән килде. Бик бай, бәрәкәтле табын хасил булды. Бөтен авыл җыелышып авыз ачтык, вәгазьләр, Коръән аятьләре тыңладык. Мәҗлес бик җанлы, тирән эчтәлекле узды. Күңелләр сафланып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X