Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чикмәнле бәрәңге халык табибына тиң

Көн ризыгы Бәрәңгене яратмаган кеше юктыр ул, мөгаен. Кыздырып та, пешереп тә, көлдә тәгәрәтеп тә ашыйбыз аны. Ә менә бәрәңгенең бик күп дәвалау үзлекләренә ия булуын күпләр әле белмидер дә. Ләкин белгечләр әйтүе буенча, кыздырганда һәм әрчеп пешергәндә, бәрәңге составындагы файдалы элементлар юкка чыга. Ә менә бәрәңгене кабыклы килеш духовкада...

Көн ризыгы
Бәрәңгене яратмаган кеше юктыр ул, мөгаен. Кыздырып та, пешереп тә, көлдә тәгәрәтеп тә ашыйбыз аны. Ә менә бәрәңгенең бик күп дәвалау үзлекләренә ия булуын күпләр әле белмидер дә. Ләкин белгечләр әйтүе буенча, кыздырганда һәм әрчеп пешергәндә, бәрәңге составындагы файдалы элементлар юкка чыга. Ә менә бәрәңгене кабыклы килеш духовкада яки, учак ягып, көлдә пешерсәң (икенче төрле әйткәндә, чикмәнле бәрәңге була), ул чын мәгънәсендә халык табибына тиң. Бәрәңге, беренчедән, ашказаны авыруларын (гастрит, язва) дәвалаганда ярдәм итсә, икенчедән, бәрәңге составында организмдагы су һәм тозларны чыгаруда ярдәм итә торган бик күп күләмдә калий бар, ә ул үз чиратында матдәләр алмашын яхшырта. Шуңа күрә бәрәңге-билгеле бер диета буенча тукланучылар өчен алыштыргысыз ризык. Бәрәңге шулай ук гипертония, атеросклероз белән авыручыларга, йөрәк-кан тамырлары системасын дәвалаганда, шулай ук бөреләре авыртучылар өчен бик файдалы. Бәрәңгедә С витамины чагыштырмача аз булса да, аны ел әйләнәсе ашау сәбәпле, көз һәм кыш айларында ул аскорбин кислотасының төп чыганагы булып тора. Бәрәңге яраларны төзәтүдә дә менә дигән чара. Аны пешкәндә, киселгәндә кулланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X