Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өч миллионның көле күккә очты

Янгынга каршы җитди чаралар күрелүгә карамастан, әлеге афәтнең тамырына балта чабып булмый әле. Ул матди байлыкларга зыян салудан тыш, кешеләрнең гомерләре өзелүгә дә сәбәпче булып тора. Агымдагы елның 9 аенда Татарстанда 2563 янгын булып, аларда 144 кешенең (шуларның икесе - балалар) гомере өзелде, 166 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар....

Янгынга каршы җитди чаралар күрелүгә карамастан, әлеге афәтнең тамырына балта чабып булмый әле. Ул матди байлыкларга зыян салудан тыш, кешеләрнең гомерләре өзелүгә дә сәбәпче булып тора. Агымдагы елның 9 аенда Татарстанда 2563 янгын булып, аларда 144 кешенең (шуларның икесе - балалар) гомере өзелде, 166 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Безнең районда теркәлгән 30 янгынның тугызы-электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен дөрес үтәмәү, җидесе - мичләрнең төзек булмавы, сигезе - ут белән саксыз кылану һәм калганнары башка сәбәпләр аркасында килеп чыкты. Ел башыннан Татарстанда торак секторында 1819 янгын чыгып, аларда 140 кеше һәлак булды. Шуларның 63ен исерек хәлдә ут белән эш итүчеләр тәшкил итә. Бездә тугыз ай эчендә өч кеше үлде. Агымдагы елның 22нче гыйнварында Омар авылында 1946нчы елда туган бер ир заты исерек хәлдә тәмәке тарта һәм торагында янгын чыга. Нәтиҗәдә ул җан тәслим кыла. Шундый ук сәбәп белән 23нче майда Грахань авылында да 1954нче елда туган ир һәлак була. Ә Мамадышта яшәүче 79 яшьлек әбинең үлеменә төзек булмаган мич гаепле. Нәтиҗәдә, авыл җирлекләрендә теркәлгән 22 янгын барлыгы өч миллион сумнан артык матди зыян китерә. Торак пунктлары белән элемтә начар, объектларның янгын сүндерү частеннан ерак булуы да сәбәпче шундый зур күләмдәге зыян килүгә. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләрендә агымдагы елда икешәр-өчәр янгын булган Келәүеш, Катмыш, Түбән Ушма һәм Соколка авыл җирлекләрендәге янгыннарга каршы көрәшнең торышы борчу тудыра.

АЛЕКСАНДР КЛИНОВ,

Мамадыш муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X