Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бушлыкта кибет калыкты

Эшмәкәр Рафаэль Галиев чираттагы сәүдә ноктасын файдалануга тапшырды. Моңарчы аның Мамадыш шәһәрендә, Түбән Козгынчы авылы янында кибетләре бар иде. Рафаэль әфәндене төбәгебезнең уңышлы эшмәкәрләренең берсе дисәк, һич арттыру булмас. Кризис чорларында да төшенкелеккә бирелмәде ул. Бизнесын да саклап кала алды. Бүген "Радуга"да пешкән ипигә сорау зур. Түбән Тәкәнеш авылында узган...

Эшмәкәр Рафаэль Галиев чираттагы сәүдә ноктасын файдалануга тапшырды. Моңарчы аның Мамадыш шәһәрендә, Түбән Козгынчы авылы янында кибетләре бар иде. Рафаэль әфәндене төбәгебезнең уңышлы эшмәкәрләренең берсе дисәк, һич арттыру булмас. Кризис чорларында да төшенкелеккә бирелмәде ул. Бизнесын да саклап кала алды. Бүген "Радуга"да пешкән ипигә сорау зур.

Түбән Тәкәнеш авылында узган ел тәвәккәлләп, җиң сызганып төзергә тотынган кибетнең сафка басуын авыл кешеләре зур түземсезлек белән көткәннәр. Кайчандыр кечкенә парк булган урын узган гасырның туксанынчы елларында беркемгә кирәксезгә әйләнә. Бина сүтеп алынып утынга әверелә. Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллинның тәкъдимен зур саклык белән генә кабул итеп ала Рафаэль Галиев. Кайберәүләр шикелле урынның ташландык хәлдә булуы да куркытмый аны. Агачларның бер өлеше киселә. Түбәнсу урын булганлыктан, Куйбышев урамыннан узучы юл биеклегенә кадәр тигезләү өчен 5 мең тоннага якын ком-таш ташыла. Бер елдан аз гына вакыт эчендә заманча, мәһабәт сәүдә ноктасы барлыкка килә. Аны ачу тантанасына шактый халык җыелган иде. Кызыл тасманы кискәнче җирле үзидарә башлыгы Рөстәм Хәмизуллин, авылның имам-хатыйбы Айдар хәзрәт, Тәкәнеш икътисадый зонасы өчен җаваплы район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Таһир Әхмәдуллин әлеге изге гамәле өчен Рафаэль әфәндегә үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр. Эшмәкәр үзенең җавап чыгышында сатып алучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерәчәген, товарларның сыйфатына игътибар зур булачагын әйтте. Кибетнең иң беренче сатып алучысы Нәсимә Хисмәтовага махсус бүләк тә тапшырылды. "Бүләккә түгел, ипигә дип кенә килгән идем. Чөнки аннан да тәмле, бәрәкәтле ризык юк дөньяда. Рафаэль энемнең эшләре уңышлы барсын. Түбән Тәкәнештәге кебек сәүдә нокталарын башка авылларда да ачарга насыйп итсен аңа Аллаһы Тәгалә",-диде ул. Бу көнне авылда тагын зур тантана үтте: Түбән Тәкәнеш урта мәктәбендә Укытучылар көне уңаеннан ветеран педагогларны, белем йортында озак еллар хезмәт куйган техник хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр. Мәктәп дирекциясе аларга аш-су табыны, бүләкләр әзерләгән иде. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев