Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бездә, тик бездә генә

Мамадыш районы газетасы элек-электән үзенең көчле журналистлары белән данлыклы булды. Аның белән чирек гасыр дәвамында легендар гәҗитче, сугыш ветераны Кәрим Сафин җитәкчелек итте. Редакция хезмәткәрләренең язмалары Казан, Мәскәү журналларында еш басылып торды. Төрле конкурсларда җиңеп дипломнарга, Мактау грамоталарына лаек булдылар. Әлеге традиция бүген дә дәвам итә. "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятенең...

Мамадыш районы газетасы элек-электән үзенең көчле журналистлары белән данлыклы булды. Аның белән чирек гасыр дәвамында легендар гәҗитче, сугыш ветераны Кәрим Сафин җитәкчелек итте. Редакция хезмәткәрләренең язмалары Казан, Мәскәү журналларында еш басылып торды. Төрле конкурсларда җиңеп дипломнарга, Мактау грамоталарына лаек булдылар. Әлеге традиция бүген дә дәвам итә. "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятенең "Нократ" матбугат-мәгълүмат филиалы коллективы күп кенә Халыкара, Россия күләмендәге конкурсларда җиңүче булды, медальләр, Дипломнар белән бүләкләнде. Татарстанның һәр журналисты бүген иң дәрәҗәле премиябез-"Бәллүр Каләм"гә лаек булырга тырыша. Мамадыш журналистларының да һәркайсы йөрәгендә йөртә ул теләкне. Төрле елларда аңа район газетасы, Алена Смирнова, Минневәрис Мингалиев, Алсу Спиридонова лаек булганнар иде инде. Филиалның яшь, инициативалы яңа директоры-баш мөхәррире, талантлы журналист Светлана Ханова Мамадышның үз "Бәллүр Каләме"н булдырырга карар итте. Ул-журналистлар бүләкләнә торган "Бәллүр Каләм"нең зурайтылган төгәл күчермәсе. Аның биеклеге дүрт метр. Без аны ясауда катнашкан "Төзүсервис" ябык акционерлык җәмгыятенең ЖБИ заводына һәм "Березка" җәмгыятеннән бертуган Илфат һәм Ришат Әхтәмовларга рәхмәт белдерәбез. Күчермә филиалның офисы каршына урнаштырылды. Район газетасы редакциясе әлеге бинага 1934нче елны күчкән булган. Шул вакыттан бирле коллектив белән 25 мөхәррир җитәкчелек иткән, анда барысы йөзләгән журналист каләм чарлаган. Алар сафыннан Сәмигулла Хәйретдинов, Зәки Хәнәфиев, Шаһинур Мостафин, Айдар Хәлим, Роза Рәхмәтуллина, Сәмига Сәүбәнова кебек данлыклы каләм осталары да, галимнәр дә үсеп чыкты. Светлана Ханова җитәкчелегендәге бүгенге коллектив та төрле бәйгеләрдә җиңү арты җиңүләр яулый. "Бәллүр Каләм" һәйкәле журналистларны да, хәбәрчеләрне дә яңа иҗат үрләренә рухландырмый калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев