Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Топинамбур – бик файдалы үсемлек

Аны “җир грушасы” дип тә атыйлар.

Бүлбеләре инулинга, макро- һәм микроэлементларга, пектин матдәләргә бай, ул зарарлы матдәләрне һәм нитратларны бөтенләй тупламый. Топинамбурның шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары, подагра, атеросклероз һәм симерү чирләреннән файдасы тия. Шулай ук сидек һәм үт куыгында таш, инфаркт булганда, рак авыруын профилактикалау максатында кулланалар. Аңардан ясаган төнәтмә кан басымын түбәнәйтә, кандагы шикәрне төшерә, гемоглабинны күтәрә, бавыр өчен дә бик файдалы.

Топинамбурда кеше организмы яхшы үзләштерә торган үсемлек инсулины бар. Бу - аның төп дәвалау сыйфаты.

Бер аш кашыгы вакланган топинамбурга бер стакан кайнар су салып, бераз кайнатырга һәм сөзәргә кирәк. Көненә өч тапкыр стаканның өчтән бер өлешен эчәргә. Дәвалануны ике атна дәвам итәргә мөмкин.
Топинамбур салкыннарга кадәр үсүен дәвам итсә дә, аның бүлбеләрен сентябрь ахырында - октябрь башында алырга мөмкин. Башта сабакларын җирдән 15-16 сантиметр калдырып кисәләр, аннан бүлбеләрен казып алалар. Әгәр уңыш күп булса, күп өлешен казып алмыйча, җирдә язга кадәр калдырырга да була. Язын, кар эрү белән, бүлбеләрне казып алып, салат яисә башка ризыклар әзерләргә мөмкин.

Топинамбурны саклау бәрәңгегә караганда мәшәкатьлерәк. Алар бик тиз кибеп бетә. Шуңа да бүлбеләрне дымлы комга күмеп, базда яисә подвалда 0-1 градус температурада сакларга киңәш ителә. Моның өчен башта эре бүлбеләрне яхшылап юалар, киптерәләр һәм бер-берсенә тиеп тормаслык итеп, ком белән аралаштырып, тартмага тутыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев