Үткәнгә кайтып килү
Түбән Ушмы мәдәният йортында "Үткәннән- бүгенгә кадәр" дип исемләнгән проект эшенең чираттагы чыгышы булып узды.
Кунакларыбыз, шәһәрнең беренче санлы урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары иде. Алар татар халкының борынгы йорт кирәк-яраклары, киемнәре белән таныштылар, ерак әби-бабаларыбызның җырлы биюләрен уйнап күңел ачтылар. Чара барышында кунаклар милли ризыклар белән сыйланып чәй эчеп алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев