Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Кура җиләгеннән биш минутлык кайнатма 

Күпләрегез белмидер әле, кура җиләгендә салицил, лимон, алма һәм шәраб кислоталары бар. Шуңа күрә ул ялкынсындыру һәм температура төшерү чарасы буларак та кулланыла.

Әлеге кайнатманы әзерләү өчен бөтен килешле, тыгыз, корт белән зарарланмаган җиләкләрне сайлап алырга кирәк.

Җиләкләр бөтен калсын өчен, кура җиләге һәм шикәрне бик сак кына болгатырга. Һәм бераз вакыт үтү дәверендә барлыкка килгән сиропта акрын утта кайнатырга кирәк. 

Ингредиентлар һәм пропорцияләр: 
Кура җиләге 1.5 кг 
Шикәр 1,5 кг 
Продуктларны 1:1 пропорциясе белән алабыз. 

Бөтен кура җиләкләрдән кайнатма әзерләү тәртибе: 
1. Җиләкләрне чүп-чардан (яфраклар, корткычлардан) чистартабыз. Аларны су белән бөркеп алабыз да дуршлагка салып саркытабыз. 
2. Кайнатма пешереләчәк савыт-сабага шикәр комының яртысын салабыз. 
3. Аның өстенә бөтен килешле бар җиләкне дә салабыз. 
4. Калган шикәрне җиләк өстенә җәябез. 
5. Булачак "дәва" кайнатмасын үз савытында 5-6 сәгатькә сок чыгарыр өчен калдырабыз. Гадәттә, күпләр моны төн
гә каршы эшләп калдыра. 
6. Икенче көнне иртән банкаларны стерильләштерәбез дә, кайнатманың үзенә тотынабыз. 
7. Сүрән ут кабызабыз һәм кайнатманы плитәгә куябыз. Җиләкләрнең бөтенлеген югалтмас өчен, акрын гына бутап торабыз. 
8. Шикәр эреп беткәч, утны беразга гына көчәйтәбез.. Кайнатма кайный башлагач, тагын 5 минут утта тотабыз. Игьтибар, кайнатма өстеннән барлыкка килгән күбекне җыеп торырга һәм акрын гына бутап торырга онытмагыз. 
9. Банкаларга әзер кайнатманы тутырабыз да, капкач белән каплап саклауга куябыз. Әлеге кайнатма белән эчкән чәйләрегез сихәт һәм дәва бирсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев