Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Куллар пычрак – җан чиста

Мамадышның “Кайгырту“ социаль-тернәкләндерү үзәгендә үзгә тормыш кайный.

 

Безнең иҗат төркеме биредәге чүлмәк ясау остаханәсендә өлкәннәрнең бик бирелеп балчыктан савыт - саба, сувенирлар, эмблемалар ясаганын күреп, сокланып кайтты.

Мондый шөгыль һәр җыелган төркемгә бер тапкыр үткәрелә. Әби-бабайлар иҗатка бик теләп тартылалар. Белгечләр сүзләренә караганда, балчык белән эшләү җыелган тискәре энергияне юкка чыгарырга, киеренкелекне бетерергә, ял итәргә һәм уңай эмоцияләр алырга мөмкинлек бирә.

Галина Пашина буш вакытларында өендә дә кул эшләре белән еш шөгыльләнә: бәйли, тегә, ә бүген үзен сынап карауның яңа мөмкинлеге барлыкка килгәнгә бик шат. Биредә 21 көн дәвамында күргәннәрен, кичергәннәрен сөйләп туймый. Аңа тренинглар да, төрле чаралар да ошаган. Ә гомере буе балалар бакчасында хезмәт куйган Фирүзә Галиевага мондый эшләр яхшы таныш. Бүген балчык әвәләү аның күңеленә дә хуш килгән. “Йомшак, уңайлы массаны кулдан ычкындырасы килми“, - ди.

Чүлмәк ясаучыларны күзәтәбез. Владимир Малясов түгәрәк артына беренче тапкыр утырган, аны бик күңелле итеп әйләндерә. “Тормышымда үземне төрле һөнәрләрдә сынап карадым, моны матур итеп ясарга өйрәнсәм, акча эшли башлыйм“, - дип шаярта җор телле агай.

“Кайгырту“да әлеге остаханә 10 елга якын эшли. 2013нче елда коллектив махсус проект яклаган һәм грант откан. Нәтиҗәдә, кирәкле җиһазлар: чүлмәк ясау түгәрәкләре, керамиканы яндыру өчен мич, балчык сатып алынган. Остаханәгә пенсия яшендәге кешеләр генә түгел, аз керемле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары да килә.

Социаль-тернәкләндерү үзәгендә чираттагы төркем 29нчы сентябрьдән 19нчы октябрьгә кадәр ял итәчәк. Белгечләр барлыгы 25 өлкән кешене кабул итәләр һәм алар өчен бик кызыклы махсус программа планлаштырып куйганнар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев