Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Җир җиләге пеште!

Әйдәгез,  кышка запас хәстәрлибез!

Компот

Беренче эш итеп су кайнатырга, баллырак булырлык итеп, чама белән шикәр комы салырга. 3 литрлы банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә, банка саен ике бокал чистартылмаган җир җиләге салырга һәм өстенә кайнар сироп коярга да, тимер капкач белән ябарга. Банкаларның астын өскә әйләндереп куярга. Компот баллырак булса, чистартылмаган җиләктән ясалуга карамастан, әчеми. Ә бер банкадан ике банка компот чыгачак дигән сүз. Кунаклар килгәндә һәм ишле гаиләләр өчен кулай булачак. Бер банканы икегә бүлеп, калган яртысына кайнаган су өстәргә кирәк булачак.

 

Кайнатма:

 1 кг чистартылган җир җиләге, 800 г шикәр комы.

Җиләк белән шикәр комын болгатып куярга һәм шикәре эресен өчен 3-4 сәгатькә калдырырга, ара-тирә болгаткалап алырга. Аннары, сүрән утка куеп, кайнатып чыгарырга, суынгач тагын бер кайнатып алырга. Кайнатманы 500-650 граммлы яки 1 литрлы банкаларга тутырсагыз, уңайлы булачак. Вак банкаларның барысын бергә духовкага тыгып стерильләштерергә мөмкин. Кайнатманы банкага тутырырга һәм пластик капкач ябып, салкын урынга куярга.

Вареньены кайнатмыйча гына ясарга һәм туңдыргычта сакларга була. Җиләкне чистартып яки чистартмаган килеш блендер белән вакларга. Ул вакытта 1 кг чистартылган җиләккә 600 грамм шикәр комы (җиләк чистартылмаган очракта күбрәк) җитә. Шулай ук җиләк белән шикәр комын болгатып, шикәре эреп беткәч, пластик шешәләргә тутырып, туңдыргычка куярга кирәк.

Эре җир җиләкләрен катырырга мөмкин. Кышын балалар һәм олылар өчен дә менә дигән витамин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев