Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Минтай холестеринны киметә.

Минтай - майсыз балыкларның берсе.

Минтай, ит кебек, аксымга бай, ә калориясе аз. Шуңа күрә, ябыгырга һәм зифа буй-сынны саклап калырга теләүчеләр өчен ул бик файдалы.

 

Минтай иммунитетны ныгыта, бавыр, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, кан тамырлары юлларын ача, кандагы зарарлы холестерин дәрәҗәсен киметә. Моннан тыш, ул тирегә һәм чәчкә яхшы тәэсир итә. Минтай йод запасын тулыландыра, сөяк һәм теш тукымаларын ныгыта. Әмма бу балык ашказанында җиңел эшкәртелгәч, кайбер хуҗабикәләр аны, туклыклы булсын өчен, майда кыздыра, кляр ясый. Минтай бу очракта диетик булмый инде, зыяны күбрәк - организмга артык калорий җыела. Иң яхшысы - балыкны парда яисә томалап пешерергә яки духовкада әзерләргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев