Исхак Исмәгыйлов сугыш турында ниләр сөйләгән
“Онытырга хакыбыз юк“ китабы дәвамы:
“Күп кенә бәрелешләрдә булдык. Снарядлар сызгыруыннан без, солдатлар, курку хисеннән шашына башлыйбыз. Саклану өчен һәрберебез җиргә сузылып ята. Снаряд нәкъ синең өскә килгән кебек, куркудан сикереп торып йөгерүчеләр дә әз булмый. Тик аның кыйпылчыклары төрле якка сибелә шул. Минем белән дә шулай булды. 1944 нче елның 30нчы декабренда булды бу хәл. Снаряд очкан тавышка сузылып яттым, нәкъ миңа килә бит, дим. Торып йөгермәкче булып гәүдәмне җирдән күтәрдем, шулчак снаряд кыйпылчыгы минем корсак турыннан гимнастеркамны үтәли тишеп чыкты. Менә шулай исән калдым, ятсам, гомерем шунда өзелә иде,”- дип, күз яшьләре белән искә алып, сөйләп калдырган үзенең улларына. Мондый очраклар, сугыш дәвамында, бик күп була анын. “Госпитальләрне кайда туры килә шунда оештыралар иде. Сул ботымны үтәли тишеп чыгып, уң ботымда калган пуляны, вакытлыча атлар сараенда урнашкан санчастьтә, бернинди авыртуны киметүче даруларсыз, чистартып бәйләделәр. Авыртуыма түзә алмый хәтта санитарны тибеп очырдым”, - дип искә алган ул. “Мондый мәхшәрне беркемгә, беркайчан да күрергә язмасын!” - дип гел кабатлап торган бабай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев