Август аенда Мамадыш районында 23 яңа гаилә туган
Мамадыш ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова сүзләренә караганда, соңгы җәйге туйны теркәү 31нче августта булган.
Ә ел башыннан бирле 107 пар никахлашкан. Август аенда 5 аерылышу очрагы, 48 үлем, 9 бала тууы ( бу бездә исәпкә алынучылар гына, балалар күбрәк) теркәлгән. Иң өлкән кияүгә - 52 яшь, кәләшкә - 51 яшь, иң яшь кияүгә - 19, ә кәләшкә - 18 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев