Мамадышлыларга тиңнәр булмады
Мамадышның эшләүче яшьләре “Наше время – Безнең заман“ фестиваленең зона этабында беренче урынны алды.
Чара 7 - 8нче октябрьләрдә Түбән Камада узды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 11 команда катнашты, 400дән артык кеше җыелды. Проект кысаларында Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче слесарьлар, электриклар, табиблар, укытучылар һәм башка һөнәр ияләре сәхнә артистлары ролен сынап карадылар. Мамадыш районы данын район башкарма комитетының мәгариф бүлеге иҗат коллективы яклады. Конкурсантлар үзләренең сәләтләрен “Вокал“, “Вокаль ансамбльләр“, “Хореография“, “Дан минуты“ һәм гомумкоманда зачетында күрсәттеләр. Гала-концертта Мамадыш артистларына дүрт номер әзерләргә туры килде. Барлык номинацияләрдә дә мамадышлыларга тиңнәр булмады. Безнең артистлар беренче урыннарны алды һәм гомумкоманда зачетында да коллектив пьедесталның югары баскычына күтәрелде.
Хәзер алар 4-7 ноябрьдә Казанда узачак фестиваль финалына ныклап әзерләнәләр. Исегезгә төшерәбез, “Наше время – Безнең заман“ эшләүче яшьләрнең республика иҗат фестивале Татарстанда 2013нче елдан бирле республика Президенты ярдәме белән үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев