Есенинны яратып укыйлар
Көек-Ерыкса авылында Сергей Есенин ижатын зурладылар.
Авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, шигърияткә гашыйк укучылар белән, ХХ гасырның күренекле шагыйре С.А. Есенинның иҗатына багышланган, "Есенинны укыйбыз!" дип аталган әдәби кичә уздырдылар. Китап күргәзмәсе оештырылды. Кичә барышында балалар Есенинның биографиясе белән таныштырылды һәм шигырьләре укылды. Шулай ук С.А.Есенин белән бер чорда иҗат иткән шагыйрьләр В.Маяковский, А. Блок, А. Ахматова һәм башкаларның иҗатына кыскача күзәтү үткәрелде һәм Есенин иҗаты белән чагыштырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев