Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республиканские новости

Серле буйдак Эмиль Талипов халыкны йөргән кызы белән таныштырды

“Татар-информ” хәбәрчеләре Талипов һәм аның йөргән кызын Филармониядә “эләктерде”.

Камал театрының иң популяр артисты, кызларның төн йокыларын качырган серле буйдак Эмиль Талипов халыкка йөргән кызын күрсәтте. Талипов кичә Филармониягә – Данир Сабиров концертына йөргән кызы белән килгән иде.

“Минем белән бер чорда укыган курсташым, талантлы актер Эмиль Талипов бүген залда, безнең белән”, - дип тәкъдим итте аны тамашачыга Данир. Шундук: “Эмиль Талипов һәм аның йөргән кызы, исеме ничек әле?” дип өстәде. Талипов торып басып, халыкка күренгәч, кызының да исемен әйтергә мәҗбүр булды. “Илсөя!” диде ул. 

 

  • Әле быел февраль аенда гына "Интертат" электрон газетасы Эмильне"Сазаган буйдаклар" рейтингына керткән иде. Хәбәрчебезгә Эмиль: "Мин тиң ярымны очраттым, гаилә корырга кирәк дип уйлыйм. Барысы да Аллаһ Тәгалә кулында", - дигән иде.
  • Апрель аенда Эмиль бер кыз белән ТМТВ премиясен тапшыру тантанасына килде. Дөрес, ул серле туташның исеме дә, кем икәне дә билгеле түгел иде, әмма Эмильнең җанатарлары кыз белән артист арасында мәхәббәт булуын абайлап алган иде инде. Шул уңайдан шау-шу да куптардылар.

Шулай итеп, кичә барлык серләр дә ачылды. Инде Эмиль һәм Илсөянең туен гына көтәсе калды.

 P.s.

Эмиль Талипов: "Мин – Мамадыш кешесе!"
 
– Мамадыш ул – әтием Мансур гына түгел, әнием Әлфиянең дә туган ягы. Үсәли янындарак кечкенә генә Ташлык дигән авыл бар, әни­ем шуннан. Әтием – Яңа Комазаннан. Каникул вакытларын, биг­рәк тә җәйләрен шунда уздыра идек. Мин анда әбиемнәргә, туганнарга бозау-сарыклар карашып, печән әзерләшеп үстем. Әтинең туганнары – Рифат, Римат, Рәдис абыйлар тракторда, комбайнда эшлиләр, мин дә көннәр буе алар белән “ашлык урдырырга”, “җир сөрергә” ярата идем. Иртәдән кичкә кадәр кайтып күренмәгәч, әти-әниләр мине югалта иделәр хәтта. Ә кичләрен иптәш малайлар белән Кәрәкә күлендә су коенабыз, көймәдә йөзәбез, балык тотабыз. Бик тә рәхәт чаклар булып күңелдә калган ул еллар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев