Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республиканские новости

Мамадыш районы укытучысы: «Ныклы ориентирыбыз һәм терәгебез булсын»

Быелның 6 нчы ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгын билгеләп үтәбез. Татарстан Конституциясе быелгы Парламент дәресенең дә төп темасы булды.

Җәмгыять белеме дәресләрендә хакимият, милли дәүләт төзелеше, сәяси режимнар, хакимият бүленеше, сайлаулар һәм референдум, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, Россиянең федератив төзелеше, хокукый дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте, җирле үзидарә темаларын аңлатканда Россия Федерациясе Конституциясе белән бергә Татарстан Республикасы Конституциясен дә кулланам.

Татарстанда төп законнар тарихына күз салсак, бу – өченче тапкыр кабул ителгән Конституция. Республикабыз Конституцияләре 1937, 1978 һәм 1992 елларда кабул ителгән. 1925 елда тәкъдим ителгән проектны ТАССР Башкарма Комитеты, Советларның VI съезды расласа да, Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм эшче, крестьян, кызылармияче депутатлар Советының Бөтенроссия съезды аны кабул итүне туктатып тора. Ләкин бу проект Татарстан дәүләтчелеген торгызуда эзсез калмый.

Гамәлдәге Конституциябезнең үзенчәлеге шунда: ул Россия Федерациясе Конституциясеннән бер ел алдан кабул ителде. Татарстанның дәүләтчелеген үстерүдә иң зур тарихи чара булып 1990 елның 30 августында кабул ителгән «Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы декларация» тора. Татарстанның дәүләтчелеге, иҗтимагый төзелешендәге үзгәрешләр 1992 елның 6 ноябрендә XII чакырылыш Татарстан Республикасы Югары Советының XII сессиясендә яңа Конституция кабул ителүгә китерде.

Конституциябездә: «…Федерализм принципларында демократиянең ныгуы, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше, Россия Федерациясе халыкларының тарихи барлыкка килгән бердәмлеген саклап калу өчен шартлар тудыра», – дип юкка гына язылмаган.

Ул 7 кисәктән, 4 бүлектән, 124 маддәдән тора. Конституциябез буенча Татарстан Республикасы – Россия Федерациясе составындагы демократик хокукый дәүләт. Төп закон табигый байлыкларның халык милке булуын, социаль гаделлек, халык хакимиятен, шәхес иреген, милли һәм раса тигезлеген гарантияли.

Татарстан Конституциясе хакимиятнең закон чыгару, башкарма, суд бүленешен, җирле үзидәрә принципларын раслый. Анда Татарстанның дөньяви дәүләт булуы ассысызклана, җирле үзидарә таныла һәм гарантияләнә, сугыш, көч куллану кире кагыла, татар халкының мәдәниятен, аларның үзенчәлеген саклап калу күздә тотыла. «Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре», – диелә. Конституциябез Татарстанда яшәүче граҗданнарның социаль һәм милек торышына, җенес, белеме, теле, милләте, дине, тору урыны, дөньяга карашына карамастан закон һәм суд каршындагы тигезлеген тәэмин итә. Закон гражданлык хокукларыннан – яшәүгә хокук, шәхес иреге һәм кагылгысызлыгы, милләтеңне күрсәтү-күрсәтмәү иреге, туган телдә сөйләшү, аралашу телен сайлау мөмкинлеге, юридик ярдәм алу мөмкинлеге бирә. Гражданнар торак, шәхси тормыш, шәхес һәм гаилә сере саклауны, үзара язышу-аралашу, телефон аша сөйләшү һәм башка шәхси аралашу серләрен гарантияли. Сүз, фикер, матбугат иреге, җыелыш, митинг һәм демонстрация, профсоюз һәм башка иҗтимагый оешмалар, дәүләт һәм иҗтимагый эшләр, яшәү урынын сайлау  ирекләре дә төп закон белән гарантияләнә. Болардан тыш гражданнар  җирле үзидарә, дәүләт органнарына, сайлау һәм сайлану хокукына ия. Татарстан Республикасы гражданнары шул ук вакытта Россия Федерациясе гражданнары булып тора.

Конституция демократизмны ныгыту, Татарстанның социаль- икътисади үсеше, федерализм принциплары буенча халыклар бердәмлеген саклауны тәэмин итә. Безнең өчен шуның белән кадерле дә ул.

 

Лидия КОНСТАНТИНОВА, Мамадыш районы Усали урта   мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Фото: Dela.ru

http://magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев