Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республиканские новости

Казанда “Японка” суши йортында 8 кеше агуланган

“Роспотребнадзор“ның Татарстан буенча идарәсе кичекмәстән эпидемиология тикшерүе үткәргән.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). 1-2 ноябрьдә Казанда Брындин М.Г. шәхси эшмәкәренең “Японка” суши йортында булучылар арасында эчәк инфекциясе ачыклануы турында 8 ашыгыч хәбәр теркәлгән. Барлык авыручылар да уртача авыр хәлдә Республика клиник инфекция хастаханәсенә эләккән, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе.

Ведомство кичекмәстән тышкы мохит үрнәкләрен (чимал, азык продуктлары, әзер ашлар, су һәм дезинфекция чаралары), шулай ук кафе хезмәткәрләреннән материал алып эпидемиология тикшерүе үткәргән.

Үрнәкләр анализлары нәтиҗәләре азык продуктларын әзерләү, саклау һәм сату санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү буенча закон таләпләре бозылуын күрсәткән. Кафе хуҗасына карата административ хокук бозу һәм кафе эшчәнлеген вакытлыча туктату турында беркетмәләр төзелгән. Кафеда дезинфекция үткәрелгән.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе бу вәзгытьне үз контроленә алган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев