Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Обо всем понемногу

«Биҗан тауларында кошлар белән, матурлыкны күзли биектән»

Алия Мөбарәкшина – 1989 елның 15 февралендә Мамадыш районының Көмеш Күл авылында туган Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында татар һәм инглиз телләре белгечлеген үзләштергәннән соң, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантурада укуын дәвам итә. Бүгенге көндә тәрҗемәчелек белән шөгыльләнә, төрек оешмасында эшли. ШаянТВ телеканалы өчен балалар программаларын татарчалаштыра. Республика матбугат чараларында кечкенә күләмле проза (хикәя, нәсер) әсәрләре белән чыгыш ясый.

Мамадышым

 Мамадышым!

Синең моңлы кызың

“Сөю” җыры җырлый кич-иртән.

Биҗан тауларында кошлар белән,

Матурлыкны күзли биектән.

 

Мамадышым!

Синең рәссам кызың

Яр буйларын ясый кичләрен.

Нократ дулкынына салып чайкый

Гыйшык тулы йөрәк хисләрен.

 

Мамадышым!

Синең шагыйрь кызың

Башын ия Маннур бюстына.

Гыйнвар салкынында сатып ала

Кәнәферләр милләт улына.

 

Мамадышым!

Синең чая кызың

“Эйфель” манарасын күзәтә.

“Париж аша Мамадышка” диеп,

Чыгып китә илләр гизәргә.

 

Мамадышым!

Синең гашыйк кызың,

Туган жирен кайта сагынып.

Кендек каны тамган туфрагына,

Кош тоткандай, очып-талпынып.

 

Берләштереп дин һәм милләтләрне

Питрау гөрли ел да Җөридә.

Кайта Сабантуйга һәр баласы

Чит җирләрдә йөри-йөри дә.

 

Мамадышнын яшел су буйлары,  

Зәңгәр күге тартып кайтара.

Казан галимнәре бай тарихлы,

Ак кирмәнле чорны актара.

 

Ибушевны, Мөхәммәдиевны

Биргән изге Мамай җирләре.

Үсә синдә милләт йолдызлары,

 Ил-батыры, халык ирләре.

 

Мамадышым!

Дан-шөһрәтле жирдә

Туа талант: кызың-улларың.

Мамадышны кыйбла итүчеләр

Матур уза иҗат юлларын.

 

Алия Мөбарәкшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев