Нократ

“Яшьлегем кайтса, кабат Илҗәгә чыгар идем..”

Гаилә кыйммәтләре, еллар узган саен, башка төсмер ала башлады. Ялгызлар күбәйде. Берәүләр, парлы тормышлары башланырга өлгерми, аерылышалар, икенчеләре семья корырга бөтенләй дә ашыкмый. Гаиләле тормыш ниндидер бер йөк, дигәнрәк фикер йөртүчеләр дә артты. Әлеге мәсьәләнең актуальлеген искәртеп, Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итә башлаганга да быел ун ел булды.

Нәрсә соң ул күктә янган кояш, үз кояшың балкып тормаса, дигән сүзләрне искә алып, ни дисәң дә, кеше бәхетне гаиләдә таба диясе килә. Бәйрәм уңаеннан, Мамадыш районының Комазан Башы авылында 56 ел бергә гомер итүче Елизавета һәм Илья Осиповлар белән очрашып, бәхетле гаилә формуласы турында сөйләштем.

Мин килгәндә Лиза түти җитез генә пирмәнкә ясап йөри иде. Илҗә дәдәй дә янында – пирмәннәрнең акрын утта тишелмичә генә пешүен күзәтә. Электән үк җор телле Лиза түти белән гармунчы Илҗә дәдәйнең, әле хәзер дә шаян сүзләр белән бер-берсен “чеметеп” алып, аш-су артында мәш килеп йөрүләренә сокланып утырам. Яшь чагында колхоз умарталыгында бергә эшләп, пенсиягә чыккач та иңне-иңгә куеп яшәүче Учыпларның мәхәббәт тарихы болайрак булган.

- Безнең клуб тау башында иде. Уеннан соң егетләр кызларны җәхәт кенә эләктереп алып, җилдертеп кенә алып төшеп китә иделәр. Илҗә дә минем арттан килә, ә минем йөрисе килми, киреләнәм. Яшьлек бит, җүләр чак. Гармунчы булгач, кызларны уйнатканын белә идем. Дүрт яшькә яшьрәк тә бит мин аннан. Шулай да берәр елдан соң, урлап китте ул мине. Әй, кәмит булды инде шул вакытлар. Дуңгыз лагеренда эшләгән чагым иде. Башта көне буе “йөрисеңме минем белән” дип сорау алды үземнән. Мин риза булмагач, “җылама да, үкенмә дә” дип кайтып киткән иде. Берзаман дусты Әтәч Степаны белән кап-кара, ялтырап торган пожарный атын җигеп килделәр. Шунда Степан атка дип бер сәнәк салам сорап алды миннән. Бирдем, кем уйлаган инде ул саламның мине урлыйсы арбага икәнен, - дип көлә-көлә сүзен башлады Лиза түти.

- Усаллыгы белән яраттырды ул мине. Ялындырса да, туктап калмадым, урларга булдым, - дип сүзгә кушылды Илҗә дәдәй. Шундый була инде ул решительный егетләр, дип уйлап куйдым, аңа карап.

Лизаны иптәш кызлары яныннан суырып алып, ат арбасына салып чапкан егетләрнең ул көнне кыз урлау планнары чынга ашып бетми.

- Урман аркылы, суларга керә-керә, таш юлга чыктык, - дип искә ала Лиза түти. - Елгада арба авып, аның астында калдык. Урманны чыккач, егетләр атны тугарды. Без нарат төбенә утырып сөйләшә, килешә башладык. Шунда нәнәй белән тәтәй арттан куып җиттеләр. Атыбызны сазлыктан тартып чыгарып, арбага нәнәй белән тәтәйне утыртып, Илҗәнең Шыя авылында яшәүче тутасына киттек. Без икәүләп яланаяк арба артыннан атлыйбыз. Шунда Илҗәнең “тәки килен булып җитә алмадың”, - дип, мине үртәп баруын хәтерлим, - дип сөйли Лиза түти.

Берникадәр вакыттан соң, 1962 елның 17 июнендә, яшьләр гомерлеккә кавышалар. Туйлар ясап тормыйлар, олылар, кыз килешеп, кодаларда чәй эчеп кенә менәләр. Тора-бара Мамадыш чиркәвендә кәбен дә койдыралар.

- Нәнәй миңа кыз вакытта бик төпле киңәш бирде. “Бик ялындырып йөрисең, бер җүнсезенә килеп каба күрмә. Илҗә бик акыллы егет бит”,- диде ул. Җүнле кешене барысы да ярата, җүнсез үзеннән биздерә шул, дип искәртә Лиза түти.

Матур яшиләр, ике кызлары, бер уллары дөньяга килә. Илҗә дәдәйне, шоферлыкка укыйсы килсә дә, җәен яхшы гына умартачы ярдәмчесе булып эшләгәч, Лаеш ягына умартачылыкка укырга җибәрәләр. Бервакыттан соң, Лиза түти дә, һөнәрем булыр дип, умарта карарга өйрәнә. Йорт салып керәләр.

Балалар үстергән яшьлек елларын искә алып, чәйләп утырганда, узган гомерегез бәхетле булдымы, дип сорашам.

- Бик бәхетле, сагынып сөйли торган. Без бер-беребезгә бик рәхмәтле. Теге дөньяга да икең бергә китә торган булсын иде ул. Береңнән-берең калу бик читен бит, – ди алар күз яшьләренә буылып. - Яңадан яшьлегем килсә, тагын да Илҗәгә чыгар идем, медсестралыкка укыр идем, ди Лиза түти.

Шулай тирә-якка үрнәк булып, бәхетле яшәүнең сере нидә, дип сорыйм үзләреннән.

- Береңә-берең юл куюда. Арада ышаныч булуда. Кайда, кемнәр белән йөрдең, дип көнләшмәдек. Көнче кешеләр гаиләсендә тавыш еш була. Бар нәрсәбез дә уртак иде, акча мәсьәләсен дә бергә хәл иттек. Иртәгә эшлисе эшне, йокларга яткач, сөйләшеп, планлаштырып куя идек, - диләр Учыплар бертавыштан.

Ир белән хатынның төп бер бурычы илгә һәм үзләренә терәк булырдай, лаеклы алмаш үстерү. Лиза түти белән Илҗә дәдәйнең балалары нәкъ шундый, горурланып сөйлиләр.

- Эш сөйгән кеше тәртипле була. Баланы яшьтән үк эшкә өйрәтергә кирәк. Без үзебезнекеләрне каты эшләттек, хәзер моңа үкенеп тә куябыз. Кунакка кайткач та, бер тик тормыйлар. Яшьлектә балаларны сөеп утырырга вакыт та җитмәде, Аллага шөкер, оныкларыбыз бик татлы булды. Аларны каникул башлангач ук кайтарып куялар иде, укырга барырга бер көн калгач, кире шәһәргә илтә идек. Алар да безнең балалар кебек булды, эшкә өйрәнделәр, - дип шатлана бәхетле пар.

Шулай ук, кеше динен дә ихтирам итәргә тиеш, ни генә дисәләр дә, бер Көч бар ул. Һәм без ул Көчнең барлыгына инанып, ышанып яшибез, дигән фикерләрен дә әйттеләр. Тормыш итәргә дә үз ишеңне, үз кешеңне сайларга кирәк, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Илҗә дәдәй белән Лиза түтинең авыл концертларында гына түгел, республикакүләм чараларда да гармун сузып, җырлап йөргәннәрен хәтерлим әле мин. Шөкер, әле һаман да 5-6 умарта да тоталар икән. Аннан, Лиза түтинең медсестра буласы килү хыялы тагын бер нәрсәдә тормышка ашкан. Икәүләшеп болын-урманнардан үләннәр, җиләкләр – табигать байлыклары җыялар алар. Мин килгән көнне дә ромашка чәчәге җыеп кайткан гына иделәр. Питрау алды – үләннең нәкъ файдалы чагы бит. Кибеттән чәй сатып алганыбыз юк, амбар-шкафлар үлән белән тулы, диләр. Җиләк, мәтрәүшкә, тагын әллә ниләрдән ясалган үзләренең чәйләрен миңа да авыз иттерделәр. Телләрне йотарлык, иң мөһиме – файдалы да бит! Әле бер бүлмәгә киптерергә куйган клевер чәчәген дә учына алып иснәтте Лиза түти. Хуштан язарлык! Һәр үләннең нинди дәва биргәнен дә бик яхшы белә ул. Йөрәк өченме, салкын тиюдәнме, әллә башка чирдәнме – һәрберсенә үз төнәтмәсе бар. Авылдашларына, тирә-як кешеләренә файдалы киңәшләре белән ярдәм итеп тора.

Шундый алар, үтә дә ипле, бер-берсенә зур игътибарлы Лиза һәм Илҗә Осиповлар. Һәрберебезгә дә аларныкыдай гаилә бәхете татырга язсын, ә язмам геройларына сәламәтлекнең ныгын телим.

Юлия Губина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: