Нократ

“Якыннарың белән дус яшә!“

Каенана белән килен арасында аңлашылмаучанлык еш туып тора, бу – мәңгелек темаларның берсе. Тик Сәгыйтовлар гаиләсендә генә түгел. Түбән Яке авылында гомер итүче Назимә әби белән килене Әнисә апа шулкадәр тату ки, хәтта үзләре дә бер кеше гомере бергә яшәп, гел шулай дус булуларына шаккатып куялар. Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган ак яулыклы әби килененә, балаларына, оныкларына бары тик изге теләкләр һәм рәхмәтнең иң зурысын юллый.

Юбилярны котлау, хәлләрен белү нияте белән Сәгыйтовларга юл тоттым. Ел фасылларының кайсы вакыты булуга карамастан, тәрәзә төпләре һәрвакыт аллы-гөлле чәчкәләр белән күзләрне иркәләгән бу йортка мин кечкенәдән кызыксынып карап үтә идем. Инде менә аның тупсасын атлап керү бәхетенә ирештем. Авылда иң төзек йортларның берсе – аларныкы. Назимә әби үзе, улы Мәгъсүм (63 яшь) һәм килене Әнисә (62 яшь) өлкән яшькә җитүгә дә карамастан, эшсез, шөгыльсез утырмыйлар. Каралты-кура тутырып мал асрыйлар, бакчаларына бәрәңгесен, башка яшелчә, җимешен утырталар. Назимә әби дә һаман да әле кул арасына керә, башкалар өйдә юк чакларда оныкчыкларга күз-колак булып тора. Гомере буе чисталыкны яраткан әби биш вакыт намазын калдырмый, кайвакыт Коръән ашларында абыстай вазыйфасын да башкара.

Назимә Әхкаметдин кызы Сәгыйтова 1928нче елның 10нчы сентябрендә Уразбахты авылында, колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисенең бәхете булып, абыйсы белән бик тату үсәләр. Мәктәптә озак укый алмый ул, дүртенче сыйныфны тәмамлагач, колхоз эшенә чыга: басуда урак ура, урман кисә, фермада сыер сава, гомумән, ул елларда балаларның, яшьләрнең җилкәсенә төшкән авыр хезмәт аны да читләтеп үтми. 1950нче елның март аенда кыз күрше Түбән Яке авылы егете Сәгыйть улы Мәхмүт белән тормыш кора. Алар дүрт балага тормыш бүләк итәләр, тик ни кызганыч, бүгенге көндә төп йорттагы улы Мәгъсүм генә исән-сау.

Беренче сүзем әлеге йортта каенана белән килен арасында булган яхшы мөнәсәбәт хакында иде. Мине, кунак булып килүчене дә, ишек төбендә бергә каршы алды алар. Сүз уңаеннан, Әнисә апа белән Мәгъсүм абыйның бергә тормыш коруларына 19нчы гыйнварда 40 ел була икән. Шушы вакыт эчендә каенана белән киленнең бер-берсенә булган хөрмәте көннән-көн үсә. Әнә шул хакта гәпләшеп утырганда, Назимә әбинең күңеле тулып, күз яшьләренә дә ирек биреп алды.

–Кеше үзе тудырган газиз баласы белән дә алай тату яши алмый. Әнисә – бу дөньяга минем, улымның бәхете хакына туган изге күңелле бала. Кырык ел дәвамында ул дустым да, сердәшчем дә, киңәшчем дә, булышчым да булды. Барлык эшләрне киңәшләшеп, сөйләшеп башкардык. Беркайчан бер-беребезгә кырын караган, күңелен калдырган юк. Әнисә апаңны киленем дип, атарга телем бармый, ул – минем кызым. Кара син: нинди чиста урын - җирдә ятам, йорт һәрвакыт җыештырылган, ашарга пешкән. Рәхмәтемнең чиге юк, үз киленнәреннән дә шундый кадер-хөрмәт күреп яшәсен. Рәхмәтемнең иң зурысы тагын шундый игелекле, кешелекле бала тәрбияләгән Әлфинур кодагыем белән Мәксүт кодама. Кайгы-хәсрәтне күп күрсәм дә, үземне бәхетле карчык дип саныйм. Тормыш иптәшем Мәхмүт белән дә бар нәрсәне уртага салып сөйләшеп, аңлашып яшәдек, бер-беребезгә беркайчан авыр сүз әйтмәдек, ызгыш-талаш безнең йорт өчен чит нәрсә булды. Тормышның матурлыгы – якыннарың белән дус, уртак тел табып, ярдәмләшеп яшәүдә ул, менә шуңа күрә дә шушы яшькә җитеп, бәхетле яшимдер мин, кызым. Яшьләргә дә шуны әйтәсем килә: зурларны хөрмәт итсеннәр, сабыр, игелекле булсыннар, –  дип сүзен йомгаклады ул.

Кайнанасына наз тулы күзләрен төбәп, сабыр гына тыңлап утырган Әнисә апа әңгәмәне дәвам итә:

Әнкәй (Назимә әби) әйткәндә мин тыңладым, мин әйткәндә ул тыңлады. Тәүлекнең кайсы гына вакытында кайтып кермә, һәрвакыт кайнар аш белән, чиста-пөхтә йортта каршы алды. Мин үзем гомер буе совхозда хисапчы булып эшләдем. Балалар тугач та,  2-3 айлык вакытларында ук әнкәй тәрбиясенә калдырып, эшкә чыктым. Төшке ашка кайткан вакытта: “Әле бер чынаяк чәй эчәргә дә арам булмады, балам”, – дип әйткән чаклары булгалады, ләкин беркайчан да зарланмады. Ул яктан күңелем тыныч булды, балаларның тамаклары һәрвакыт тук, өс-башлары чиста иде. Балаларның үзләренә дә: “Әбиегез сезне икешәр кат ыштан, оекбаш кидереп, карап, тәрбияләп үстерде”, – дип һәрвакыт әйтә килдем. Шуңа күрә дә балалар миңа караганда әбиләрен ныграк яраталар кебек. Кайтып керүгә, аны күрмәсәләр, эзли башлыйлар, чыгып киткәндә иң беренче: “Сау бул, әби,“ – дип, аны кочаклыйлар. Кайбер каенаналарга да әйтер сүзем бар. Оныкларын карашмыйча, йә шәһәргә, йә башка җиргә чыгып китеп йөриләр, киленнәреннән зарланалар. “Менә безнең әнкәй кебек булыгыз, сезнең дә урыныгыз өйнең түрендә булыр, кадер-хөрмәттә яшәрсез!“ – дип әйтәсе килә андыйларга, – диде ул.

Әнисә апа, лаеклы ялга чыкканчы, башта хисапчы, аннан күп еллар “Росгосстрах”та эшли. Мәгъсүм абый исә, парторг, совхоз директоры вазыйфаларын башкара, совхоз таралгач, хезмәт юлын газ системасында дәвам итә. Бүген икесе дә лаеклы ялда. Раил һәм Илнур исемле ике егет тәрбияләп үстерделәр. Инде улларының да икешәр балалары үсеп килә.

... Ишек алдына чыккач тагын борылып тәрәзәгә карадым. Кызыл, шәмәхә, алсу чәчәкле гөлләр артыннан Назимә әби белән Әнисә апа бәхетле елмайган йөз белән миңа кул болгап озатып калдылар. Ә гөлләре исә: “Без менә шундый бәхетле гаиләләрдә генә гөрләп үсәбез!“ – дип, пышылдыйлар сыман.

 

Алинә Юнысова

Фото из личного архива 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: