Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Персона

Нуриәхмәт – нурлы, якты кеше

​​​​​​​Ачык йөзле, һәрвакыт елмаеп сөйләшүче, хезмәт юлын гади эшчедән башлап, югары вазыйфаларга күтәрелгән, олы дәрәҗәләргә ирешкән, гомере буе кешегә яхшылык кына эшләргә атлыгып торган Нуриәхмәт Нурмөхәммәтовны кырык ел беләм инде. Горурланып искә алырлык эшләре бик күп аның.

 

Туган авылы Югары Кыерлыда сигезьеллык мәктәп тәмамлаган Нуриәхмәт унбиш яшендә Кама леспромхозының тимер юлына эшкә урнаша. Әйе, ул елларда Кама урманчыларының үзләренең берничә дистә километрга сузылган чып-чын тимер юллары бар, аларны “тар колеялар” (узкоколейки) дип йөртәләр иде. Аның буенча урманнардан киселгән агачлар ташылды. Кыш көннәрендә – юлларны кар көртләре күмеп киткәч, Нуриәхмәткә дә паровоз алдыннан карны аз көрәргә туры килмәгәндер. Күршедәге Усали авылында тракторчылар әзерли торган училище ачылгач, хезмәттә чыныккан, беләкләре тимердәй уйнап торучы унсигез яшьлек егет документларын шунда тапшыра. Аннан киң профильле тракторчы-машинист булып чыгуга армия сафларына алыныр вакыты да килеп җитә. Һава һөҗүменнән саклану буенча ракета гаскәрләрендә хезмәт итә ул. Тырыш, белемгә омтылучы якташыбыз биредә үзен чып-чын белгеч итеп күрсәтә. Ракеталарга заправка ясаучы беренче класслы белгеч дәрәҗәсенә күтәрелә. Дивизия командиры боерыгы белән аны техник итеп билгелиләр. Бу инде – офицер дәрәҗәсе. Бу вазыйфаны да якташыбыз намус белән башкарып чыга, Мактау грамоталарына лаек була.

Армиядән хәрби хәзерлек отличнигы, КПСС членлыгына кандидат булып кайткан Нуриәхмәтне “Сельхозхимия”нең Усали берләшмәсендә биш куллап кабул итәләр. Шофер егет икенче елны ук КПСС члены була. Читтән торып Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, техник-механик дипломы алып чыга. Озак та үтми, аны механикалаштырылган отряд начальнигы итеп билгелиләр, “Сельхозхимия”нең башлангыч партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Ике елдан ул берләшмә җитәкчесенең җитештерү буенча урынбасары була. Берләшмә ул елларда районыбызның барлык хуҗалыклары җирләренә минераль ашламалар кертү, фермалар территориясендәге органиканы басуларга чыгару, ачы туфраклы басуларны известьлау, урып-җыю вакытларында басулардан ындыр табакларына, алардан ашлык кабул итү предприятиесенә, Кукмара, Яр Чаллы элеваторларына икмәк ташу белән шөгыльләнә иде. Сенаж һәм силос салганда, басулардан яшел масса да ташыдылар. Кыш көннәрендә дә тик тормадылар, юл эшләре өчен вак таш, гравий чыгардылар. “Сельхозхимия”дәге тракторлар, машиналар саны 180гә тула иде”, – дип искә ала ул елларны Нуриәхмәт Нурмөхәммәтович. Ә аларның бөтенесенең дә эшчәнлегенә юнәлеш бирүче – ул иде.

1985нче елны партиянең район комитеты беренче секретаре итеп Фатыйх Сибагатуллин сайлангач, ул ни өчен Татарстанның иң зур авыл хуҗалыгы районында җирләрнең уңдырышлылыгын күтәрергә тиешле “Сельхозхимия” берләшмәсе бер генә, анысы да районның читендә – Усалида; Тәкәнеш һәм Келәүш төбәкләренә килеп йөрү өчен аларга 70-80 километр юл үтәргә туры килә, Мамадышка тагын бер “Сельхозхимия” кирәк, дигән мәсьәләне күтәрде. Ә аның сүзе ул чакта ук Казанга олы җитәкчеләргә үтә иде. 1986нчы елны Мамадышка, икенче “Сельхозхимия” берләшмәсен оештыру өчен, Нуриәхмәт Нурмөхәммәтовны күчерделәр. Көнне-төнгә ялгап эшләүләре нәтиҗәсендә, тиз арада берләшмәнең гаражлары, ремонт мастерское, административ бинасы, котельные калкып чыкты. Ул көннәр – үзләре бер эпопея язарлык. Бу эшләрнең дирижерларының берсе – Нуриәхмәт Нурмөхәммәтов булды. Биредә дә ул “Сельхозхимия”нең район берләшмәсе генераль директорының автотранспорт буенча урынбасары вазыйфаларын башкарды. Минераль ашламаларның Кукмара, Алабуга янындагы тимер юл станцияләренә килгәнен көтеп тормыйча, аларны чыгаручы заводларның үзләреннән үк ташыйлар иде. Нәкъ менә шушы Нуриәхмәт Нурмөхәммәтовлар командасының, аның кебек эшкә җанатарларның бердәм тырышлыгы белән Мамадыш районы республикада гел алдынгы урыннарда барды. Ашлык кабул итү предприятесенә хуҗалыкларыбыздан ел саен иллешәр мең тонна икмәк китерелә, Яр Чаллыга, Түбән Камага һәм Казанга утызар мең тонна бәрәңге сатыла иде. Нуриәхмәт Нурмөхәммәтович партиянең район комитеты члены итеп сайланды, , “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Бишьеллык ударнигы”, “Социалистик ярышта җиңүче” билгеләренә, башка күп төрле бүләкләргә лаек булды. 
1996нчы елда районыбызда газлаштыру эшләре башланып китте. Кичекмәстән аны бу җаваплы эшкә – “Приволжскгаз”ның Мамадыш участогына газ җиһазларын эксплуатацияләү буенча мастер итеп күчерделәр. Ундүрт мең йортка һәм фатирга, 122 социаль объектка зәңгәр ягулык керттеләр алар. Газлаштыру буенча республика күләмендә беренче урынны алдылар. Ә аның хезмәте төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бәяләп үтелде. 2008нче елда зурлап лаеклы ялга озаттылар аны. Бу вакытта аның иңнәрендә (армия хезмәтен дә кушып) 45 ел хезмәт стажы иде. 


“Районыбыз авылларына килеп кергәндә, минем дә бу йортларны, клубларны, балалар бакчаларын, кибетләрне зәңгәр ягулыклы итүгә хезмәтем керде бит, дип горурланам. Районыбыз җитәкчеләренә дә рәхмәтем зур. Анатолий Петрович Иванов, очрашкан вакытта, сәламәтлегем, гаилә хәлем турында кызыксынып тора. Сорауларым килеп чыкса, кире бормый”, – ди Нуриәхмәт Нурмөхәммәтов. 

 

Җәмәгате Фәүзия белән ике ул тәрбияләп үстерделәр алар. Икесе дә югары белемле, районыбызда хезмәт куялар. Айдар, әтисе юлыннан китеп, газ оешмасында эшли. Алмаз – үз эше белән шөгыльләнә. Фәүзия – Татарстан күләмендә күренекле нәселдән. Аның абыйсы – рәссам-хәттаб, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккашны кем генә белми икән. 
МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ 
Р.S. 70 яшь кеше гомеренең пута белән чорналган иң аңлы, иң нәтиҗәле чоры. Бу яшькә җитү үзе бер бәхет. Нуриәхмәт Нурмөхәммәтовның юбилей котлауларына без дә кушылабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев