Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Персона

Мамадыш шәһәренең 2нче санлы лицейның 2нче “А” сыйныф җитәкчесе Гулнур Илдус кызы Фазлиевага һөнәри бәйрәме – укытучылар көне уңаеннан

Хөрмәтле Гулнур Ильдусовна!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Укытучы хезмәте күп сабырлык сорый торган һөнәр булып тора. Мәктәптә эшләү өчен - балаларны үз баласыдай якын күрергә, аның тормышы белән яши белергә, кайгы – шатлыкларын уртаклаша белергә, төпле белемле булырга кирәк. Сез – нәкъ шундый кеше! Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне кеше итәсез, олы юлга илтәсез. Безнең балаларыбызга - укучыларыгызга армый-талмый хезмәт итүегез өчен зур рәхмәт әйтәсебез килә. Сезгә авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, сабырлык, оптимизм, иҗади уңышлар, бәхет-шатлык, озын гомер телибез. 
Сездәдер ул йөрәкләрнең иң олысы, 
Сездәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы, 
Һәркөн Сезгә ничә сабый карап тора- 
Алар Сезне әниседәй якын күрә. 
Сезгә карап сокланабыз һәрчак, 
Күңелләрдә туа горурлык. 
Рәхмәт Сезгә, әле ярый Сез бар 
Безгә үрнәк булып торырлык! 
Иң изге теләкләр белән, Сезне ихтирам итеп 2 “А” сыйныф укучылары һәм әти-әниләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X