Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Жительница Мамадышского района подписалась на газету и выиграла приз

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета-журналларга яздыручылар арасында инде җиденче тапкыр бәйге үткәрде. Иң зур бүләк телевизор да безнең районныкы иде.

Төп бүләктән тыш истәлек бүләкләре дә тапшырылды. Алар арасында Мамадыш районының Усали урта мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлия Насыйбуллина да бар. Аны Мамадыш редакциясенә чакырып, бүләген тапшырганнан соң, якыннанрак танышырга булдык.

Гөлия ханым Усали урта мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. Газета-журналларга элек-электән үк күпләп языла икән. 2017нче елның икенче яртыеллыгына да 6 төрле газета-журналга язылган.

–“Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф“ журналларын теләп яздырам. Шулай ук “Нократ” газетасын да яратып укыйм, – ди ул. Әлеге бәйге турында кайдан белүе хакында кызыксынгач:

–Өйгә килгән газета-журналлар арасыннан иң беренче булып “Нократ” газетасын укып чыгам. Район яңалыклары белән танышам. Әлеге бәйге хакында да үзебезнең район газетасыннан укып белдем. Һәм катнашып, бәхетемне сынап карарга булдым, –ди җавап бирде.

“Нократ“газетасы үткәргән конкурсларда еш катнашып, призлы урыннарга чыга иде ул.

–Бүләк отуыгызны белгәч, нинди хисләр кичердегез?

–Бик шатландым. Шушындый бәйгеләр оештырганнары өчен “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенә рәхмәт әйтәм. Башкаларга да катнашып, үз бәхетләрен сынап карарга тәкъдим итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев