Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Йөз чишмәле Кече Кирмән

Бу авыл турында әлеге мәгълүматлар барыбыз өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Кереш

 Туган авыл, Туган җир...

 Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты урнашкан, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, сокланып туймаслык тугайлары, балыклы күлләре, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, шаулап торган урманнары булган кадерле туган җире бар. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр “әттә-әннә” дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.

Без әлеге фәнни-тикшеренү эшебездә авылыбызның тарихын өйрәндек, микротопонимик системасын тәшкил итүче атамаларны җыйдык һәм аларны лингвистик, лексик-семантик яктан анализладык, классификацияләдек.  Фәнни-тикшеренү эшебезнең темасын “Татарстан республикасы Мамадыш районы Кече Кирмән төбәге татар авылларының кыскача тарихы һәм микротопонимиясе” дип атадык.  Бу теманы без актуаль дип саныйбыз, чөнки авылыбызның тарихы һәм микротопонимиясе фәнни югарылыкта монографик планда өйрәнелмәгән. Эшебезнең төп максаты – Кече Кирмән авылының микротопонимикасын тәшкил итүче микротопонимнарның аталу тарихларын тикшерү,  лингвистик, лексик-семантик яктан анализлау, атамаларны төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗә чыгару.  Бу максатка ирешү юлында без байтак истәлекләр, мәкаләләр белән таныштык, шул авылда яшәүче тарих укытучыларыннан, авыл картларыннан, зыялы кешеләрдән мәгълүматлар тупладык. Эшне башкарганда Г. Ф. Саттаров, Ф.Г. Гарипова, М.З. Зәкиев, К. Насыйри, Чернышев һ.б. ларның фәнни хезмәтләреннән файдаланылды. Эш барышында кулланылган методлар: эзләнү, чыганаклар анализы, күзәтү, нәтиҗә чыгару.

Фәнни-тикшеренү эшенең эчтәлегенә килгәндә, ул керештән, 2 бүлектән һәм йомгаклау өлешеннән гыйбарәт. Фәнни эшебезнең беренче бүлеге  авыллар  тарихына кагылышлы кайбер тарихи документларга, авылларда тарихи мәгълүматлар җыеп йөргән вакытта халыктан язып алынган информацияләргә таянып, авыллар тарихын  яктыртудан гыйбарәт. Әлбәттә, без авыл тарихын язуда соңгы сүз әйтүне максат итеп куймадык.

Икенче бүлектә без Кече Кирмән авылының микроторонимиясен җыйнадык, аларның аталу тарихын тикшердек һәм классификацияләдек.

I бүлек

Тарихтан бер сәхифә

Авыллар турында сүз алып барганда алар урнашкан мохит турында сөйләү, һичшиксез зарури.

Мамадыш районының атамасы район үзәге булып торган Мамадыш шәһәре исеменнән алынган. Мамадыш 1781 елга кадәр авыл булган, шул елны шәһәр категориясенә кергән һәм Октябрь революциясенә кадәр өяз шәһәре саналган.

Каюм Насыйри үзенең “Зөя өязе” дигән хезмәтендә барысы да бер кеше балалары тарафыннан нигезләнгән биш авыл: Мамадыш – Әкил, Тәүгелде – Мамадыш, Мамадыш – Сатылган, Бигай – Мамадыш һәм Мамадыш – Гордеевоны күрсәтә. “Ахры бу авылларның Мамадыш дип аталуына сәбәп шулдыр: Җәмәт балаларының берсе агасы янына барганда, юлда берәү очраган: “Кая барасың?” –  дигән. Ул әйткән: “Мәмдәшләргә барам”, ягъни туганнарым-имчәктәшләрем катына барам, дигән икән. Шул сүздән чыккан Мәмәдәшләр авылы, ахрысы, Мамадыш авылы дигән исем алган. Бәгъзылар риваять кылалар. Бу Җәмәт дигән адәм Мамадыш каласында кадим булган Бабадыш бабаның нәселеннәндер. Иске заманда Болгарда “Мәмәдәш” дигән берәүнең ләкабе (кушаматы) булгандыр. Монда янә башка төрле риваятьләр бардыр”, - дип яза Каюм Насыйри [3:56].

Мамадыштан 25 чакрымда Кече Кирмән, 20 чакрымда Урта Кирмән һәм 18 чакрым ераклыкта Рус Кирмәне авыллары урнашкан. Кирмән берәмлеге катнашып, Мамадыш районында шушы авыллар атамалары ясалган. Бу авыллар Кирмән суы тирәсенә урнашкан.

Кирмән атамасы тарихи хезмәтләрдә, халык авыз иҗаты әсәрләрендә һәм башка чыганакларда еш искә алына.

Табигатьнең иң матур почмагында урнашкан Кирмән авыллары бай тарихлары, данлы үткәннәре белән аерылып торалар.

Идел – Кама Болгариясенең VIII гасырда барлыкка килгән шәһәрләре арасында Кирмән (Кирмәнчек) исемле шәһәрнең булуы кирмән топокомпонентының болгар иленә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килүен раслый. “XIII гасырның икенче яртысында Болгар, Биләр, Сувар һәм Кашан шәһәрләре яңадан торгызыла, шулай ук яңа шәһәрләр Юкәтау (Жукотин), Кирмән, Иске Казан, Әтрәч яки Мөңөйле Шунгат, Тубылгы – тау кебек удел князьлеге үзәкләре барлыкка килә”[9:61].

Кирмән топокомпонентының мәгънәсе, профессор Н.И. Золотницкий карашынча, гарәп телендәге элгарам, хәрам “кагылырга ярамый” торган, әйләндереп алынган, ныгытылган” сүзенә кайтып кала [4:261].

Татар телендәге кала “шәһәр” сүзе гарәпләрнең кальгасыннан “курган”, ныгытма, замоктан алынган. Кыпчак (половец) телендә дә качтап сүзе “крепость”, “шәһәр” мәгънәсен белдергән.

Профессор Г.Ф. Саттаров фикеренчә, Кирмән авыллары атамасы составында урыналган кирмән ойконнимик терминының болгар теленә нисбәтле булуы, Урта Кирмән зиратындагы болгар кабер ташы язмаларында сакланган мәгълүматлар белән авыл атамасында сакланган тарихи – лингвистик информация бер-берсен үзара тулыландыра, фактик дәлилләү көчен арттыра [7:113].  

Е.И.Чернышевның “Селения Казанского ханства” хезмәтендә “Кирмән дигән авыл Казан ханлыгы чорында да булган”, - дип язылган [10:285].  

Кирмән авылы янында археологлар тарафыннан Болгар чорына караган ике зират һәм авыл хәрабәләре билгеләнгән. Татар Кирмәне авылы янындагы Ханнар зиратында 1336, 1337/38, 1339/40, 1351, 1352 елларга караган болгар кабер ташы язмаларының табылуы, беренчедән, бу торак пунктның нигезләнү вакытын якынча XIII йөзнең азагы,  XIV йөз башы (шушы заманнарда картаеп үлгән кешенең яше уртача 50 яшь дип санасак, 1340 – 50 = 1290) дип билгеләргә мөмкинлек бирә. Икенчедән, әлеге кабер ташларының күбесенең борынгы болгар телендә язылуы бу авылның болгарлар тарафыннан нигезләнүен, XIII йөз башы – XIV йөздә болгарлар яшәвен раслый.

Исемнәренә Кирмән сүзе кергән авыллар И.А. Износков игътибарын да җәлеп иткәннәр. “Кече Кирмән яисә Кирмәнбаш авылында мөселман динендәге 700 ир-ат 800 хатын-кыз яшәгән. Авылны нигезләүче кеше Казан өязенең Күшәр авылыннан булган. Урта Кирмән яисә Татар Кирмәне авылында (ул Кирмән ярына утырган) мөселман динендәге 320 ир-ат һәм 330 хатын-кыз яшәгән. Бу авыл янында “шәһәр зираты” дип йөртелгән борынгы зират күрсәтелә [5:285].   Н.Б. Борһанова мәгълүматларына караганда, Урта Кирмән, Кече Кирмән (Кирмәнбаш), Арташ, Югары Җәке, Нурма, Алан авыллары халкы июнь ае уртасында (арыш чәчәк атканда) Кирмән җыены үткәргән [1:285].   

Кече Кирмән авылы элекке заманнарда Кирмән башы дип йөртелгән, чөнки Кирмән авыллары урнашкан елганың башында урнашкан. Кирмән елгасы Кама (Чулман) елгасына коя.

Татар Кирмәне (Урта Кирмән) янындагы Кирмәнчек шәһәре Ак Кирмән ханлыгының башкаласы булган. Ак Кирмән ханлыгының Киев Русе белән төзелгән килешүе бар. Бу килешү Мәскәүдә саклана. Алар бу вакытта җәнлек тиреләре, ашлык, ювелир әйберләре сату белән эш иткәннәр. Төп крепость Кирмәнчек шәһәре булган. Төп ныгытманы вак ныгытмалар чорнап алган була. Әгәр дошман төп ныгытмага якынлаша башласа, вак ныгытмалар хәбәр биргәннәр.

XIX йөз башларында Кече Кирмән авылында якынча 1100 хуҗалык исәпләнгән. Өч мәхәлләсе булган. Зур базары авылның данын тирә-якка тараткан. Базар көнне Кече Кирмәнгә 100 ләрчә чакрымдагы авыл-шәһәрләрдән килә торган булганнар.

Һәр мәчетнең танылган, атаклы муллаларын авыл халкы әле дә онытмый. Алар – Вәсил мулла, Габдулла мулла, Мәхмүт мулла.

II бүлек

Кече Кирмән авылының микротопонимиясе

Географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, кулланылыш һәм үсеш эволюциясен, мәгънәсен, таралышын топонимика фәне өйрәнә һәм тикшерә.  Микротопонимика – топонимика фәненең аерым төбәк, шул тирәлек-урын кешеләре өчен генә билгеле булган географик атамалар (микротопонимнар) җыелмасын өйрәнә торган бер бүлеге.

Билгеле булганча, бабаларыбыз елга-суларны изгеләштергәннәр, аларга табынганнар, гыйбадәт кылганнар, шәһәр һәм авылларны елга-инеш, күл, чишмә-кизләү тирәләренә торгызганнар. Халыкның тормыш-көнкүреше су белән бәйле. Су янында урманы, тавы, аланы, изге, иске йорт  урыннары була. Кече Кирмән тәбәге татар авыллары тарихы турында мәгълүмат җыйганда, авыл тирә-юнендәге географик берәмлекләрне һәм легенда-риваятьләрне дә файдаландык, чөнки алар торак пунктларның тарихын ачыкларга булышалар.

Күренекле  галимнәр,  фән  эшлеклеләре озак еллар дәвамында топонимиканы өйрәнү  белән шөгыльләнәләр. Академик  Гомәр  Саттаровның  “Туган  җирем,  туган  авылым”, “Атамалар  дөньясына  сәяхәт”,  профессор Фирдәүс  Гарипованың  “Авылларны  сөям  җаным-тәнем  белән”, “Авыллар  һәм  калалар тарихыннан” дигән китапларында  татар  авылларының  килеп  чыгу  тарихлары белән беррәттән ономастика  турында  бай  һәм  кызыклы  мәгълүмат  бирелгән.  

Вак  чишмәләрдән  зур  елгалар  барлыкка килә, кечкенә авыллар тарихыннан олы тарихыбыз – туган илебез, Ватаныбыз тарихы туа. Кем булуыңны белү өчен туган ягыңны тарихи яктан гына өйрәнү җитми, ә географик яктан өйрәнү дә зур әһәмияткә ия.  

Авылыбызның микротопинимик системасын тәшкил итүче микротопинимнар арасында бик күптәннән исемләнеп, әллә ни зур үзгәрешләр кичермичә, буыннан-буынга күчеп, ерак гасырлар аша безнең көннәргә килеп җиткәннәрен дә, әле генә атала башлаганнарын да очратырга мөмкин. Шулай да аларның күбесе борынгы атамалар. Шуларга тулырак тукталып үтик.

Географик объектларны атау өчен, Кече Кирмән халкы телендә әдәби телебездә кулланыла торган терминнар йөри: тау, үр, кыр, басу, юл, болын, алан, үзән, елга, сукмак, чокыр, яр, күл, саз һ.б. Җирле халык географик объектларны атау өчен, диалекталь сүзләрдән дә файдалана. Шундыйлардан атау, туйралык (имәнлек), чүнник кебек диалекталь географик номенклатура терминнарын күрсәтеп үтәргә мөмкин.

Кече Кирмәндә таулар һәм чишмәләр бик күп. Бу авылда ике йөзләп чишмә бар. Аның кадәр чишмәле авыл, безнеңчә, беркайда да юктыр. Һәр чишмә һәм тауның үз исеме, үз тарихы бар.  Кайберләренә тулырак тукталып үтик. Мәсәлән, “Чегән” чишмәсе. Бу чишмәне  Кече Кирмән авылында туып-үскән танылган язучы  Ринат Мөхәммәдиев үзенең “Ак кыялар турында хыял” әсәрендә дә телгә алып үтә.

Бу хәл моннан бик күп еллар элек була. Төхфәтнең әтисе Айтуган белән анасы Гөлйөзем кисәк авырып китәләр. Беркөнне авылга чегәннәр килә. Алар бер дистә йомыркага кешенең тормыш серен әйтәләр. Айтуган, бер дистә йомыркасын алып, чегәннәр янына китә. Аны чегән кызлары каршы алып, бер мыеклы кеше янына озаталар. Чегән аны инеш буйлап судан алып бара да бер чишмә янына туктый. Чегән башта үзе шул чишмәдән су алып эчә, аннары Айтуганга бирә. Чегән аңа: “Бу чишмә суын үзең эч, хатының да эчсен”, - ди. Айтуган һәм Гөлйөзем көн дә шул чишмәдән су эчәләр һәм тиздән тереләләр. Ул чегәнгә рәхмәт әйтергә дип су буена төшеп китә. Чегәннәрнең китәргә җыенган чаклары була. Айтуган карт чегәнгә үзенең рәхмәтен белдерә. Шунда чегән аңа серен ача, ул шушы чишмә буенда 60 ел элек туган була. Шушы хәлләрдән соң чишмәне “Чегән чишмәсе” дип атый башлыйлар.

“Әхмәт чишмәсе” бик матур яр буенда төбәп чыккан. Аның тирәсендә агачлар үсә. Бу урында элек Әхмәт исемле кеше торган. Чишмәне дә шушы кеше казып чыгарган. Шуңа аңа аның исемен биргәннәр.

“Бакырчы чишмәсе”. Борынгы риваятьләргә караганда, Бакырчы чишмәсе – бакыр рудасы казыган җирдән чыккан.

“Алмагач чишмәсе”. Мөхәммәди исемле карт тау кырына бик күп алмагачлар утырта. Алмагачлар тернәкләнеп киткән елны алмагачлар утырткан аскы өлештән чишмә тибеп чыга. Бу чишмәне авыл халкы “Алмагач чишмәсе” дип атый. Хәзер инде алмагачлары юк, ә чишмә исеме халык хәтерендә.

Элек изге күңелле кешеләр күп булган. Алар чишмәләр чыгарып, коелар казып, авыл тарихына кереп калганнар. Чегән, Трайт (кушамат), Әмирхан, Әхмәт, Камил, Әхми, Сәхиб, Габдул һәм башка чишмәләрнең атамалары шул кешеләргә багышланган.

“Казыган тау”. Безнең авылдан ерак түгел озын гына казылган тау бар. Бу тауны бер алпавыт тирә-як күрше авыллардан крестьяннар җыеп казыткан. Тауның озынлыгы ярты километр чамасы. Алпавытның исеме Бәхрәм Алкин була. Ул эшләгән крестьяннарга тиенләп булса да акча түләгән.

Без бу эшебездә Кече Кирмән авылының микротопонимик материалын лексик – семантик – тематик яссылыкта анализладык, аны төркемнәргә бүлдек.

1. Кеше исемнәренә һәм кушаматларына нигезләнеп ясалган микротопонимнар: Сәхиб, Габдул, Чегән, Трайт, Әмирхан, Әхмәт, Камил, Әхми чишмәләре, Сәләхи тавы, Вәлит аланы, Хәсән чүнниге, Ибрай аланы, Әтәмән планы, Йосыф чүнниге, Кәрим чүнниге, Хубый (Хупҗамал)  чишмәсе,  Әмирхан коесы, Бикәмәт юлы, Банат юлы, Галәви юлы, Ибрай юлы, Мөхтәр тавы, Мөсәл чишмәсе, Ризван каены һәм башкалар.

2. Туганлык терминнарына һәм сословие титулларына нигезләнеп ясалган микротопонимнар: Алпавыт урманы, Ата чишмәсе, Баҗа тугае.

3. Үсемлекләр дөньясы (флора) белән бәйләнешле микротопонимнар: Бәрәңге урманы, Каенлык юлы, Каенлык аланы, Таллык тугае, Алмагач чишмәсе.

4. Хайваннар дөньясы (фауна) белән бәйләнешле микротопонимнар: Ат тугае, Бурсык елгасы, Бурсык тавы, Чеби аланы, Балыклы күл.

5. Географик объектның төсенә карап аталган микротопонимнар: Кызылъяр, Акъяр, Кызыл Арташ почмагы, Акборын (тау борыны ак булып торганга шулай аталган, ә тауның итәге печәнлек, аны “Акборын печәнлеге” дип йөртәләр).

6.  Географик объектның зурлыгына, күләменә, формасына, санына карап аталган микротопонимнар: Түгәрәк күл, Өч каен борылышы, Кече басу асты, Дүрт чат, Утар чишмәсе.

7. Эш–хәрәкәт, берәр вакыйга белән бәйләнешле микротопонимнар: Бакылтай күле, Кубыз чишмәсе, Шалтырама чишмә, Казыган тау, Киң балак елгасы, Тарбалак елгасы;

8. Берәр әйбернең, билгенең табылуы, булуы белән бәйлеәнешле микротопонимнар: Бакырчы чишмәсе, Җиләкле алан, Балыклы күл, Тегермән алды күле;

9. Октябрь революциясеннән соңгы вакыйгаларга, тормыш – көнкүрешкә бәйләнешле рәвештә барлыкка килгән микротопонимнар: Октябрь урамы, Клуб урамы, Ферма почмагы, “Кызыл партизан” колхозы.

Без күптөрле географик объектларны очраттык. Кече Кирмән авылының микротопимик материалын лексик-семантик-тематик яссылыкта анализладык.

Елга, чишмә, тау һәм болыннарның аталу тарихын өйрәнеп, без түбәндәге нәтиҗәгә килдек: топонимик атамалар безгә борынгы әби- бабаларыбызның  тормыш-көнкүреше,  һөнәрләре, гореф-гадәтләре, тарихы,  теле,  төбәкнең табигате, географик үзенчәлекләре, авыл халкының этник составы, кәсебе турында мөһим мәгълүмат бирәләр. Һәрбер җирле атама – үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мәгънәсе белән чал тарих хәбәрчесе икән.

Йомгаклау

Югарыдагы өйрәнүләрдән китерелгән мисаллардан чыгып, түбәндәге нәтиҗәләрне әйтергә мөмкин:

1. Авыллар тарихы турында сүз алып барганда алар урнашкан мохит турында сөйләү, һичшиксез зарури.

2.  Авылда җыелган микротопонимик атамалар – безнең чал тарихыбыз, ата-бабаларыбыздан калган газиз мирасыбыз. Һәм аларны җыйнау – безнең изге бурычыбыз.

Эш барышында алдыбызга куйган максат һәм бурычларны чиштек. Тикшерү эшен йомгаклап, шуны әйтәсе килә: топонимик атамалар – халык иҗатының гасырлар буена җыелып килгән асыл җәүһәрләре, үзенчәлекле мирасы. Танылган  язучы К. Паустовский бик дөрес бәя биргән: “Урын-җир исемнәре  халыкның үз илен шагыйранә бизәве ул. Аларда халыкның холкы, тарихы, һәвәскәрлеге һәм көнкүреш үзенчәлекләре чагылыш тапкан”.

        Киләчәктә дә авыллар тарихын язу дәвам итсен, авылларның матурлыгы, кешеләрнең уңган булуы башка буыннарга барып җитсен иде. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк.

Файдаланылган әдәбият.

  1. Бурганова Н.Б. О системе народногопраздника джиен у казанских татар./ Исследования по исторической диалектологии татарского языка. – Казань, 1982. – 47б.
  2.  Гарипова Ф.Г.  Авыллар һәм калалар тарихыннан. - Казан, 1997. - 559б.
  3.  Насыйри. К. Зөя өязе авыллары. Сайланма әсәрләр. Т. II. - Казан, 1975. - 31б.
  4.  Золотницкий Н.И. Корневой чувашского – русский словарь. – Казань, 1875. – 261-262б.
  5.  И.А. Износов. Два реферата, читанные на IV Археологическом съезде в Казани в 1877г. – Казань, 1882.

6. Саттаров Г.Ф. Ни өчен шулай аталган? - Казан, 1971. - 127б.

7. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. - Казан, 1992. - 240б.

8. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли? - Казан, 1998.

9. Татарстан АССР тарихы, Тат.кит.нәшр., Казан, 1957.- 61б.

10. Чернышев Е.И. Селения Казанского ханства, Сб., Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья. - Казань, 1981.-285б.

 

Язучы Кашафетдинова Л.Н.

Казан шәһәре Яңа Савин районының “89 нчы мәктәп” гомуми белем  муниципаль бюджет учреждениесе.

Автор үзе турында

1977 нче елның 14 нче июлендә Мамадыш районы Кече Кирмән авылында тудым. 1984 нче елны Кече Кирмән урта мәктәбенә укырга кердем. 1994 нче елда "4" һәм "5" билгеләренә тәмамладым.  Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты минем укытучы булу теләгемне тормышка ашырырга булышты. Минем педагогик эшчәнлегем Казан шәһәренең 89 нчы мәктәбендә 1996 нчы елның 1 нче сентябреннән башланды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев