Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Йөткерүдән файдалы

Грипп тагын бусагада тора, Халык медицинасы белән дә коралланмыйча булмый:

 

1)Сөт белән инжир:
250 мл сөткә 2-3 киптерелгән инжир җимеше салырга һәм 10 минут тирәсе акрын утта кайнатырга. Көнгә 3 тапкыр 1 стакан җылы килеш эчәргә
2)Имбирь тамыры белән чәй:
4 аш кашыгы вакланган имбирь тамырын 2 литр суга салырга; 10 минут акрын утта кайнатырга; кайнаганнан соң 5 минут каплап тотарга; 1:2 өлеш белән сөт салып җылы килеш эчәргә; бал яисә шикәр салырга була. 
3) Җиләкле төннәтмә:
2 аш кашыгы балан җиләге, нарат җиләге, кара карлыган җиләген 2 стакан кайнар су салып 2 сәгать төннәтергә; көнгә 3-4 тапкыр ярты стакан эчәргә
4) Ачы торма белән бал:
ачы торманы юарга, кабыгын чистартырга кирәкми; өске өлешен горизонталь рәвештә кисеп алырга; эчендә калак белән яисә пычак белән чокыр ясарга; бер аш калагы бал салырга; өске кисеп алган өлеш белән капларга; җылырак җиргә куярга; 12 сәгать тотарга; суы бүленеп чыккач бер чәй кашыгы көнгә 3 тапкыр эчәргэ. 
5)Имбирь белән лимон:
20гр имбирь тамырын чыстартырга, ваклап турарга; 50гр лимонны кабыгыннан чистартмыйча ваклап турарга; бер аш кашыгы белән бал салып әйбәтләп болгатырга һәм ашап бетерергә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X