Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Яшьләр өчен “бушану“: политехник көллияттә мамадыш студентлары белән булган сөйләшү яшьтән ничек итеп пенсия белән тәэмин итүгә багышланды

Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Сергей ШАШУРОВ Мамадышта булып китте. Ул җирле Пенсия фонды идарәсендә муниципаль районның иҗтимагый оешмасы һәм массакүләм матбугат чаралары вәкилләре белән очрашты. Ә политехник көллияттә студентлар белән булган сөйләшү яшьтән ничек итеп пенсия белән тәэмин итүгә багышланды. 


–Сергей Евгеньевич, пенсияләр белән тәэмин итү өлкәсендә агымдагы елда нинди үзгәрешләр булды? 
–Быелдан Россиядә пенсиянең яңа төре – ата - аналары билгеле булмаган балаларга социаль пенсия кертелде. Моның сәбәбе: мондый балалар ятим калганнар белән чагыштырганда тигез булмаган матди хәлгә куелалар иде; алар туендыручысын югалту сәбәпле бирелә торган пенсия алудан мәхрүмнәр иделәр, чөнки алар юридик яктан ата-ана назыннан мәхрүм калалар. 
Эштән киткәннән соң пенсияне индексацияләү яңартылды. Мәгълүм булганча, эшләүче пенсионерлар, үткәрелә торган индексацияләрне исәпкә алмыйча, 2016нчы елдан бирле иминият пенсияләре алалар. 2016нчы һәм 2017нче елларда пенсияне индексацияләү һәм аны түләү эштән киткән көннән соң өч ай үткәч түләнә башлады. Быел да әлеге срок саклана, әмма алар пенсионерларга компенсацияләнәчәк. Мисалга, пенсионер март аеннан эштән китә. Апрель аенда Пенсия фонды идарәсенә эш бирүчедән аның эшләүчеләр исемлегендә булуын күрсәткән отчет килә. Май аенда килгәнендә эшләүче исемлектә булмый. Июнь аенда Пенсия фонды индексацияләүне яңарту турында карар кабул итә. Ә инде июльдә пенсионер тулы пенсиясен һәм пенсия күләменең элеккеге һәм хәзерге күләме арасындагы аерманы апрель, май һәм июнь айлары өчен алачак. 
–Күпләрне пенсия җыелмалары борчый. 
–Пенсия җыелмаларын формалаштыруга мораторий закон нигезендә агымдагы елда да озынайтылды. Шуны истә тотыгыз: бу “пенсияләрне катыру“, җитмәсә, “пенсия җыелмаларын алу“ түгел. Мораторий җыелма пенсиягә китәргә тиешле 6 процент иминият взносы иминият пенсияләрен булдыруга юнәлдерелә. Шулай итеп, эш бирүче тарафыннан түләнгән барлык иминият взнослары пенсияләрне тулысынча формалаштыруда катнашалар. Мораторий пенсия җыелмаларын гражданның теләге буенча идарәче компаниягә, яисә бер пенсия фондыннан икенчесенә күчерү мөмкинлегенә тәэсир итә алмый. Шунысын ассызыклап үтәм: пенсия фондын биш елга бер мәртәбәдән артык алыштыру отышлы түгел. Бу адым җыелма инвестицион керемне киметәчәк. 
–Ана капиталыннан ай саен түләүләр турында тулырак сөйләгез әле. Бу да бит быелгы яңалык? 
–Беренчедән, агымдагы елның 1нче гыйнварыннан гаиләдә икенче бала пәйда була икән, Ана капиталыннан ай саен акча алу мөмкинлеге бар. Моның өчен гаилә кеременең Татарстан Республикасында хезмәткә яраклы халык өчен билгеләнгән яшәү минимумыннан (13713) бер ярым тапкыр артмавы шарт. Түләү күләме балалар өчен яшәү минимумына тигез. Ул узган елның икенче кварталында 8490 сум итеп билгеләнгән иде. Икенчедән, Ана капиталын балаларга мәктәпкәчә яшьтәге белем бирүгә файдалануга мораторий бетерелә. 
–Яшьләр, Ана капиталы программасы гаиләләр өчен торган саен гади һәм үтемле, дип саный. Ел башыннан нинди яңалыклар пәйда булды? 
–Ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021нче елның 31нче декабренә чаклы озайтылды. Капиталга хокук алу өчен бала әлеге вакытка кадәр туган яисә уллыкка алынган булырга тиеш. Ә сертификатны алу һәм аның акчасын файдалану вакыт белән чикләнмәгән. Ана капиталыннан файдалануның калган юнәлешләре шул килеш кала: торак шартларын яхшырту; балаларны укытканда белем бирү хезмәте өчен түләү; ананың булачак пенсиясен формалаштыру; инвалид балалар җәмгыятендә социаль адаптация һәм интеграция өчен товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә түләү. Хәзер аларның сеhтификатларны тапшыру һәм Ана капиталыннан файдалану турында электрон гариза бирү генә түгел, шул сертификатны электрон формада алу мөмкинлеге бар. Моның өчен Пенсия фонды сайтындагы яисә Дәүләт хезмәте күрсәтү порталындагы шәхси кабинетка гариза бирергә кирәк. Аннан соң гариза тапшыручыга Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Моны бары тик бер мәртәбә генә, шәхси саклаудагы документларны тәкъдим итү өчен эшләргә кирәк. Андыйларга бала туу турындагы таныклык керә. 
Әле

күптән түгел генә РФ Премьер-министры Ана капиталын, шул исәптән ипотека займнарын, яңадан кредитлауга файдаланырга рөхсәт бирә торган Карарга кул куйды. Моңа ихтыяҗ икенче һәм алдагы балалар туганнан соң барлыкка килгәнме-юкмы, бу әһәмияткә ия түгел. 

БУ МӨҺИМ 
РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе яшьләр арасында агарту эшләре алып бара. Белем бирү учреждениеләрендә, югары уку йортларында һәм көллиятләрдә алар “ак хезмәт“ хакына эшләүнең отышлы булуы, һөнәри осталыкны һәм белем дәрәҗәсен күтәрергә, хокукый белемнәргә ия булырга кирәклеге турында сөйләшүләр алып баралар. Бу яшьләр булачак пенсияләрен киләчәктә лаеклы яшәү өчен “төзесеннәр“ дип эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев