Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Яңа Комазанда яшәүче Миләүшә Халиковадан кош теле

Татар халкы элек-электән аш-су әзерләргә оста булган. Кунакчыллыгына чик-чама юк. Бәйрәмнәргә, туган көннәргә хатын-кызларыбыз хәзер дә бик яратып әзерләнә. Көн саен да һәрберебез үзебез теләгән ризыкларны пешереп, сыйланып торабыз инде.

Табын күрке булган кош телен мин үзем болай пешерәм: 4 йомыркага (бүлмә температурасындагы) чәй калагының очы белән чәй содасы, ярты чәй калагы чамасы сыек май салып, күперткеч белән күпертеп, кирәк кадәр он кушып, камыр әзерлим. Камырга песок та, тоз да салмыйм. Әз генә ванилин салсаң ярый, ул хуш исле тәм кертә. Каты итмичә генә камырны басып, әзрәк ял итәргә куям. Камырны юка итеп җәеп, сырлы кискеч белән кискәлим. Нинди формада кисү һәркемнең үзенең фантазиясенә карап. Калын аслы савытка май кыздырырга куям. Май кызгач, әзрәк сүрелдереп, кош телләрен кызгылт-сары төскә кертеп, пешереп алам. Теләгән кешегә тәмләткеч пудра сибәргә була. Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев