Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Яңа ел табынына мамадышлыларга үзенчәлекле рецептлар

Барыбыз да сагынып көтеп алган Яңа ел бәйрәме җитә. Хуҗабикәләр якыннарын ни белән сөендерергә, өстәлгә нәрсә әзерләргә дип баш вата торганнардыр. Әлбәттә, Яңа ел табынын каз итеннән, берсеннән-берсе тәмле салатлардан башка күз алдына да китереп булмый. Без тәкъдим итә торган рецептлар да бәйрәм табынына үзенчәлекле ямь өстәрләр дип уйлыйбыз.

Тутырган каз

Казны әзерләү өчен: 10 литр җылымса су, 700 грамм тоз, 2 тырнак сарымсак, 6 дәфнә (лавр) яфрагы, кипкән шөет (укроп) орлыклары, 10-15 бөртек кара борыч. Казны пешерү өчен: 3,5 - 4 кг каз, 7 әче, яшел алма (антоновка сорты булса яхшы), 1 уч төшле караҗимеш, 0,5 аш кашыгы аджика, 1 аш кашыгы майонез, .пешерү өчен махсус пакет.

Чиләккә 10 литр җылымса су салырга, анда 700 гр тозны эретергә, шуңа сарымсак, дәфнә яфрагы, кара борыч, шөет орлыгы өстәргә. Шушы суга казны салырга, чиләкнең өстен капларга. Каз тулысынча суга күмелергә тиеш. Бүлмә температурасында 1 тәүлек тотарга. Болай эшләүнең өстенлекле ягы шул: каз тулысынча тәмләткечләрне һәм тозны үзенә сеңдерә. Икенче көнне казны судан алып, салфетка белән корытабыз. Аджика һәм майонезны кушып, казның эчен-тышын сылыйбыз. Алманың үзәген алып, 4 өлешкә бүләбез. Караҗимешне юабыз, төшен алабыз. Аннары алманы кара җимеш белән катнаштырып, каз эченә тутырабыз. Казның ярылган җирен тегәбез һәм пешерү өчен махсус пакетка тыгабыз. Пакетның өстен энә белән берничә җирдән тишеп, духовкага 2 сәгатькә куябыз. Духовканы алдан җылытып кую зарур. Пешерү өчен оптималь температура - 180 градус. Каз пешкәннән соң, аның суынганын көтәргә кирәк. Телемләп турап, алма һәм караҗимеш белән бизәп табынга чыгаралар.

БАВЫРДАН САЛАТ

Кирәкле әйберләр: майонез - 190 грамм, маринадлаган вак кыярлар - 10 данә, тавык бавыры - 345 грамм, йомырка - 5 данә, кишер, суган - 4әр данә.

Бавырны пешереп саламлап, кыярны вак кына итеп шакмаклап турыйбыз. Пешкән кишерне эре угычтан уабыз. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче майда кыздырабыз. Йомырканы пешереп, агын сарысыннан аерабыз да эре угычтан уабыз. Овал савытта ингредиентларның яртылашлап катламлап тезәбез: бавыр, суган, кыяр, кишер, йомырка агы... Һәр катламнан соң майонез сылыйбыз. Өстен вак угычтан уылган йомырка сарысы белән бизәп куябыз.

ГӨМБӘ САЛАТЫ

Кирәкле әйберләр: маринадланган гөмбә - 495 грамм, пешкән, угычтан уылган кишер; яшел суган, петрушка, укроп; тавыкның пешкән түш ите; маринадлаган кыяр; пешкән бәрәңге һәм йомырка - өчәр данә, угычтан уылган каты сыр - 145 грамм.

Салат савытын көнбагыш мае белән майлап, өстенә азык пленкасы җәябез. Пленканың чит-читләрен чыгарып калдырырга кирәк. Ингредиентларны катламлап тезәбез: гөмбә, яшел тәмләткечләр, кишер, кыяр, тавык ите, сыр, йомырка, бәрәңге. Беренче һәм икенче катламнан соң майонез сылыйбыз да төнгелеккә суыткычка куябыз. Икенче көнне салат савытын икенче тәлинкәгә әйләндерәбез дә чит-читләрен яшел тәмләткечләр һәм сыр белән бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев