Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Владимирда зур бәйрәм

Шундый авылдашларың булсын ул!

Кечкенә генә Владимир төп мәктәбендә, яңа 2021нче елны каршылап, hәр укучы, укытучылар ярдәме белән, ишегалдына бер сын ясады. Бәйрәмгә иганәче авылдашыбыз, Түбән Камада яшәүче, “Транстехсервис“ ачык акционерлык  җәмгыятенең генераль директоры -  Пасыев Динар Василович зур бүләкләр белән кайтты. Укучылар, укытучыларны  Яңа ел күчтәнәче салынган пакетлар белән сөендерде, ә мәктәпкә кыйммәтле компьютер бүләк итте. Икенче якташыбыз - Пасыева Анна Николаевна акчалата ярдәм ясады, аңа бүләкләр сатып алынды. Мәктәп коллективы, әти-әниләр катнашында  бик күңелле Чыршы бәйрәме үткәрдек. Спонсорларыбызга рәхмәтләребез чиксез...  Тормышлары яхшы, эшләре гел уң булсын! Сәламәтлек, якты киләчәк телибез. Шундый мәрхәмәтле, кече күңелле авылдашларыбыз  булу белән  бик тә горурланабыз. 

 Мәктәп директоры - Лена Бачкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев