Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Викториядән джем кайнатабызмы

Бакчада да, урман-кырларда да җиләкләр өлгерде! Уңган хуҗабикәләр викториядән кайнатма, джем яки компот ясауның үзенчәлекле яңа рецептларын эзли.

Викториядән джем

Бу рецепт буенча ясала торган кайнатма барыннан да элек джемны хәтерләтә. Шуңа күрә аны камыр ризыклары (бәлеш, бөккән) эчлеге итеп тә кулланырга була. Бу вареньены кайнатырга яки суыткычыгызда урын булганда, "тере" килеш калдырып, кайнатмаска да була.
7 стакан шикәр комы, 5 стакан җиләк, ярты чәй кашыгы лимон кислотасы кирәк.
 Кайнатмыйча
Җиләкне юып, чүпләреннән чистарткач, тишекле чүмечтә саркытабыз. Блендерга салып ваклыйбыз. Тик кечкенә җиләк кисәкләре калырлык итеп, җиңелчә генә вакларга кирәк. Җиләк өстенә шикәр комы салабыз. Шикәр комы эрегәч, лимон кислотасы өстибез дә, агач кашык белән болгатабыз. Стерильләштерелгән коры банкаларга тутырып, суыткычка куябыз.

Кайнатып
Эрегәч, плитәгә куеп, кайнатып чыгарабыз. Күбеген җыеп алгач, салмак кына утта 20 минут кайнатабыз. Кислота салып болгатабыз һәм тагын 5 минут кайнатып алабыз. Чиста коры банкаларга тутырабыз да тимер капкач белән каплыйбыз. Виктория вареньесын кайнап чыгуга ук банкаларга тутырып куйганда, барлык җиләкләре өскә калкып чыгачак. Шуңа күрә аны бер көн тоткач кына тутырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев