Велосипедсыз кала күрмәгез!
Җәй, балаларның каникуллары башланганнан бирле Мамадышта велосипед урлау очраклары теркәлгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш бүлеге хезмәткәрләре халыкны игътибарлы булырга өнди.
- Соңгы очракларга килгәндә, Давыдов урамында күп катлы йорт подъездыннан махсус җайланма белән беркетеп куелган велосипед, Домолазов урамында самокат урланды. Нократ яр буеннан бәйләнгән көймәләрне өзеп алып китү, моторларын урлау очраклары буенча да кузгатылган җинаять эшләре бар. Без хәзер урланган транспорт чараларын эзләү белән мәшгуль. Әлбәттә, велосипедларны беркайда да караусыз калдырырга ярамый. Мамадышлылар үзләренең, балаларының милкенә игътибарлырак булсыннар иде, - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш бүлеге начальнигы урынбасары - тикшерү бүлеге начальнигы, юстиция подполковнигы Анжелика Васильева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев