Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Урта Шүләңгердә яшәүче “Май апа“ кем ул

Урта Шүләңгер авылының Тау як урамында яшәүче Хаҗирә апа Закирова белән очрашу һәрберебездә зур гаҗәпләнү, хөрмәт һәм соклану тудырды. 77 яшьлек инвалид, шагыйрәне юкка гына “Май апа” дип атамыйлар икән.

Быел без, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Түбән һәм Урта Шүләңгер авылларындагы сугыш чоры балаларына кулдан килгәнчә кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыштык. Алар авылда барлыгы 14 кеше, шуларның икесе генә ир-ат, калган 12 апага символик “калфак”ларыбызны бүләк итеп, туган көннәрендә котлаулар оештырдык. Хаҗирә апа белән очрашу хәтергә аеруча уелып калды. Кем соң ул? Аның белән сезне дә таныштырасым килеп, кулыма каләм алдым. Бер карасаң, матур, пөхтә киенгән, үз-үзенә игътибарлы авыл апасына үз яшен һич биреп булмый. Закировларның төп нигезендә туып үскән ун баланың берсе ул. Сугыш чорында авыр тормыш шартларында яшәп тә, “һәр бала үз бәхете белән туа” дигән сүзгә таянып, Сөнгать абый белән Зәкия апа гаиләне тәэмин  итәргә тырышкан. Балалар үсә, кул арасына керә, аннары, үз юлын табып, туган оядан “оча” торган. Ә менә Хаҗирә апа авылда калган, чөнки яңа тәпи йөри башлаган сабыйның аягына олы эскәмия ауган. Аксаклаган баланы хастаханәләргә йөртмәгәннәр, аяк үзенчә төзәлгән. Иптәшләре белән бергә ул авылда башлангыч мәктәпне тәмамлаган, ә алга таба укырга, Түбән Шүләңгер авылындагы җидееллык мәктәпкә йөртергә ата-ананың мөмкинлеге булмаган. Кыз күршедәге тегүче ападан кисәргә, тегәргә өйрәнгән. Әтисе аңа тегү машинасы алып биргәч, ул тегеп гаиләгә акча да эшләгән әле. Сеңлесе Кафия Шүләңгер мәктәбенә укырга төшкәч, мәктәптә торак ачылганлыгын кайтып сөйләгән. Сөнгать абзый директор Дәүләтҗан Гыйлаев белән киңәшләшеп, кызны интернатка урнаштырып укытырга рөхсәт сораган. Һәм шулай эшләгәннәр дә: 16 яшьлек кыз бишенче сыйныф укучылары белән парта артына утырган, рус классында белем алган. Аннан соң Кләүеш урта мәктәбен тәмамлап, Казанда училищеда укып, тегүче һөнәрен үзләштергән. Районыбызның Берсут җәнлек совхозында, Шәдчедә тегү мастерскойларында хезмәт куйган. Эш урынында медицина күзәтүе үткәрә башлагач кына, аның аягына игътибар итеп, хөкүмәт ярдәме билгеләнгән. Шуннан соң ул туган авылына әти-әнисе янына кайтып урнашкан. Уйлап карасаң, шаккаткыч хәл бит бу! Алдына максат кую, үҗәтләнеп уку, хезмәт сөю үз эшенең остасы булу дәрәҗәсенә күтәргән бит аны. Моңа сокланасың да, үрнәк итеп тә куясың билгеле. Табигать кочагында үскән Хаҗирә апа - искиткеч зирәк, нечкә хисле, матурлыкны тоемлый белүче шәхес. Сөнгать абыйның гармун уйный белүче 10 баласы арасында  музыкага иң хирысы да ул. Урта Шүләңгердә шундый тәртип булган: кич эш беткәч, Чәкәй инешенең ике ягына урнашкан йортларда яшәүче гармунчылар капка төбенә ял итәргә чыкканнар. Үзәк урамдагы гармунчылар уйнап туктагач, Тау урамнар сыздырырга тотынган. Заманы шундый булган! Хәзер биредә 7 хуҗалыкта 12 кеше яшәсә, 90 нчы елларда авыл гөрләп торган. Хаҗирә апа шул заманның тере шаһите: ул авыл тарихын да яхшы белә. Берничә газета-журнал яздырып  алып укый. Туганнары белән тыгыз аралашып, ярдәмләшеп яши. Түбән Шүләңгердә гомер кичерүче энесе Илсур гаиләсе аның хуҗалык эшләрен караша. Ерактагы туганнар кирәк-яракны юнәтешә. Аннан ике генә өй аркылы яшәүче икетуган энесе Рафкат һәркөнне  хәлен белеп, эшләренә булыша. Хаҗирә апа туганнарының һәрдаим ярдәм итеп торуыннан бик канәгать һәм аларга рәхмәтле. Оптимист ханым һәрвакыт күтәренке рухта яши, телевизордан дөнья-ил яңалыклары белән танышып тора. Язучылар, шагыйрьләр, артистлар тормышыннан бик яхшы хәбәрдар. Үзе дә каләм тибрәтергә ярата. Аның шигырьләре туган якка мәхәббәт, ата-анага хөрмәт, кешеләрне ярату хисләре белән сугарылган, һәр үзгәрешне иҗадый тоемлау сизелә. “Май апа“ның тулы канлы тормышка омтылуы, дөньяны яратуы -  барыбыз өчен дә соклангыч үрнәк, яшәү өлгесе.

 

 

Рәфидә Галиева,

Түбән Шүләңгер авылының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Хаҗирә Закирова шигырьләре

 

 “Яшьлек“ чишмәсе

 

Безнең авылда гынадыр,

Өч улаклы чишмәләр,

Җырлап аккан сулары да,

Күңелләрне иркәләр.

 

Яннарында - тал-тирәкләр,

Тирәккә кошлар кунган.

Сандугачлар сайравына,

Чишмәләр тынып калган.

 

Утырдым чишмә буена,

Тыңларга агышларын.

Чишмәләргә кушылып җырлыйм,

Таралсын сагышларым.

 

Әниләрнең белик кадерен

 

 

Әниләр бит бар дөньяның яме,

Бу тормышның көчле терәге.

Салкын бәгырьләрне эретә ала,

Әниләрнең кайнар йөрәге.

 

Әниләрдән газиз кеше бармы?

Дөнья буйлап эзләп карагыз.

Күккә ашып, кабат җиргә төшеп,

Эзләсәк тә, таба алмабыз.

 

Әниләрнең белик кадерләрен,

Исән чакта белик без аны.

Әй, туганнар, берүк соңга калмыйк,

Алып калыйк хәер-фатиханы.

 

Сокланып яшик дөньяга

(Җыр)

 

Тау артыннан күтәрелә кояш,

Ал нурларын сибеп җиһанга.

Ашыгыгыз, дуслар, ашыгыгыз,

Матурлыкны күреп калырга.

 

Дөнья матур, дөнья ямьле,

Яшик, дуслар,  сөенеп.

Юк-барларга борчылмыйча,

Юк-барларга көенеп.

 

Бу дөньяда без бит кунак кына,

Эшләп калыйк әле игелек.

Игелекләр арты һәрвакытта,

Кочак-кочак килер изгелек.

 

Кеше күңелләре дәрья сыман,

Нинди генә уйлар сыймаган.

Яшик әле, дуслар, матур итеп,

Татулыктан һичкем туймаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев