Нократ

«Туганайлар» суккан бистәр эзли, мамадышлылар, булышабызмы?

Керәшен әбиләренең суккан бистәрләрен барлыйк әле.

 Хөрмәтле карендәшләр! “Туганайлар“ редакциясе коллективы сезгә зур бер теләк һәм үтенеч белән чыга. “Тәре алъяпкычы бизәкләре” конкурсы бик зур резонанс бирде. Гаҗәеп эшләр кабул иттек. Кадерләп, өй түрендә саклый торган тәре альяпкычларын бергә тупладык. Киләчәктә сез җибәргән тәре алъяпкычларының фотоларыннан альбом ясарга да уйларыбыз бар. Әйдәгез, хәзер үзебезнең керәшен әбиләребезнең суккан бистәрләрен барлыйк әле. Нәкъ менә сукканнарын. Сакланган хәтлеләрен күреп-төшереп каласы иде. Вакыт мәрхәмәтсез, киләсе буыннарга сурәтләре булса да калсын.

 Флера Сафинаның “Ткачество татар Поволжья и Урала” дип аталган китабында керәшеннәрнең берничә суккан бистәр үрнәкләре дә урын алган. Күргәнегезчә, алар күптөрле. Һәр якның үз бизәге. Бу китапка бистәрләрнең барысы да кермәгән. Әле беркайда да күрсәтелмәгән суккан бистәрләрнең күп булуын беләбез. Максатыбыз – шул бистәрләрне барлау, бизәкләрен фотоларда гына булса да киләчәк буынга тапшыру. Моның өчен суккан бистәрләрнең эленеп торуын һәм бизәген якыннан фотоларга төшереп, әгәр белсәгез, кайчан һәм кем тарафыннан сугылганын, яки сезнең өйгә каян килгәнен дә язарга кирәк. Йортыгызда андый бистәрләр булмаса, бәлки, авыл, туган якны өйрәнү музейларында очратырсыз. Аларын да безгә җибәрүегез сорала. Үзегезнең исем-фамилиягезне, кайдан булуыгызны дә күрсәтергә онытмагыз. Әлбәттә, әлеге бистәрләрне җибәрүчеләр дипломнар белән билгеләп үтеләчәк. Бистәрләрне дә, аларны барлаучыларны да газета һәм сайт битләрендә күрсәтеп барачакбыз. Хатларны 89172509795 номерына (WhatsApp) һәм tuganaylar@yandex.ru электрон адресына җибәрегез.
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/konkurska/sukkan-bistrlr-ezlibez

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: