Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Тормыш казанында бергә кайнадык 

Узган еллар, үтелгән юллар, маңгайда буразналар, чәчләрдә бәсләр. Кай арада барлыкка килгән соң болар? Артка әйләнеп карасаң, 90 ел узып киткән ич.

Язмам герое – 1928нче елның 2нче июлендә Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысында гади колхозчылар гаиләсендә туган Мария Шадрина (кыз фамилиясе Андреева). 1934нче елда 1 сыйныфка укырга керә, 7нче сыйныфны бетергән елны сугыш башланып озак та үтми, әтисен сугышка алалар. Әнисе 5 бала белән кала. Иң өлкәне Марияга - 13, ә иң кечкенә энесенә 1,5 яшь була. 

8нче сыйныфта укый башлагач, аягын авырттыра, аннан соң укырга бара алмый. Тамак ач, аның өстенә тәнгә кычу чыга, ә шулай да әнисенә булышам, дип ул колхоз эшенә йөри башлый. Үзләренең сыеры белән сукага да, тырмага да йөри. Шомбыттан, Вандовкадан күтәреп орлык ташырга да, урак урырга да бара, төнлә белән көлтә дә кертә. 

Ике кыш буе Урманчы урманнарында утын кисә. “Фатирда тора, бетләп бетә торган идек“, – дип сөйли Мария апа. “Кояш чыкканчы басуга урак урырга чыкмасаң, көндәлек ипи паегын да бирмиләр иде,“ – ди. 1943нче елның ноябрендә әтиләренең: “Сталинградка керәбез!“ – дигән соңгы хаты, озак та узмый: “Билгесез югалды,“ – дигән хәбәре килә. Ачлык, яланганчлык, ятимлек. Ярый әле җәй җитүгә кычыткан, алабута, какы, юа чыга. Шушылар төп ризыкларына әйләнә. Сугыш чоры балалары күргәннәрнең барысын да башыннан кичерә ул. Олы энесе чабата үрергә өйрәнә. Әтисенең энесе сугыштан исән-сау кайта һәм Марияга укуын дәвам итәргә куша. 1945нче елда Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, өч елдан аны тәмамлап кайта. Дипломлы белгечне Кызыл Йолдыз районы Усали авылына агроном итеп җибәрәләр. Усали МТСында агроном булып 5 ел эшли. 1951нче елда Мәскәүдә 2 айлык курста белемен күтәреп кайта. 1953нче елда КПСС Үзәк Комитетының сентябрь пленумында авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләсе күтәрелә. Мария Васильевнаны Ленин исемендәге колхозга (Колышчы авылына) билгелиләр. Шунда милиционер булып эшләүче Валентин белән танышалар һәм гаилә коралар. 1958нче елда вак колхозларны эреләндереп, Ленин исемендәге, “КИМ“, “Татарстан“ күмәк хуҗалыкларын (Түбән Сон авылы) бергә кушалар һәм Ленин исемендәге бер колхоз барлыкка килә. Мария Васильевнаны партоешма секретаре (партия поручениесе!) итеп сайлыйлар, берүк вакытта агроном булып та эшли. 1972нче елда аны авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. 1983нче елның октябренә кадәр – лаеклы ялга чыкканчы ул шушы җаваплы вазыйфаны башкарды. Ике кыз, бер малай үстерделәр. Без бит хатын-кызны балалар тәрбияләүче, ашарга пешерүче, өйне тәртиптә тотучы итеп күңелебезгә беркеткәнбез. Уйлап карагыз: иртәнге 5тә колхозда наряд, анда менгәнче басуларны әйләнеп, үсемлекләр тишелешен тикшереп, кайсын эшкәртә башларга, кайсы басуга ашлама кертергә кирәклеген - бөтнесен күреп, белеп, планеркага килергә кирәк. Яз, җәй, көз көннәрендә ул һәрвакыт ат җигеп йөрде, өенә 4-5 сәгатькә йокларга гына кайта иде. Авыл Советының эш-мәшәкатьләре дә хәттин ашкан: гражданнарны кабул итү, әзерләүчеләр белән бергә йон, йомырка, сөт җыюда катнашу, авыл Советы эшен айлык план нигезендә алып бару: сессия, утырышлар уздыру; чыгарылган карарларының үтәлешен тәэмин итү; мәктәп, клуб, китапханә, медпунктлар белән эш; кышка барлык бюджет учреждениеләренә җитәрлек утын әзерләү... Болар өстенә колхозга булышу, яфрак азык әзерәү, сенаж җыюда булышу, фермаларга контроль савымны оештыру, аларга һәрдаим җыештырырга бару, ындырга төнге сменаларга йөрү... Искә төшереп, уйласаң гына да ис китәрлек. Без аның белән авыл Советында бергә эшләдек (мин – сәркатиб). Аны бик хөрмәт итә, шул вакытта таләпчәнлегеннән курка да идек. Фидакарь хезмәтләре өчен күп кенә Хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. Мария Васильевна хәзер улы, килене тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши. Әле, сөбханалла, ашарга әзерләп, оныкларга ярдәм итә. Колышчыда дини йолаларны башкара, уразасын тота. Атнасына бер тапкыр чиркәүгә бара. Ире Валентинның туганнарын зурлап, хөрмәт итә. Әле дә булса авыл халкы аңа киңәшкә килә. Без барыбыз да аны яратабыз, аралашып яшибез. Гомер буе олы тормыш казанында кайнаган Мария Васильевнаның шатлык чишмәл.

ВӘРӘКИЯ САФИНА. 
Түбән Сон авылы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев