Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Түбән Якедә аксакалга һәйкәл бар

Тормыш кыйбласын югалтмыйча, кешеләр күңеленә, тирә-юньгә якты нур чәчеп яшәде Нурулла абый. Мәктәп каршындагы бу һәйкәл дә халыкны мәгърифәткә, нурга өнди. Фоат Насыйбуллин, Түбән Яке мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе.

Нурулла Хисмәтуллин 1915нче елның 3нче июлендә Арташ авылында дөньяга килә. Кечкенәдән зиhенле, тырыш баланы әтисе агроном итеп күрә. Мәктәпне бик яхшы тәмамлаган улын авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә өнди. Ләкин Нурулла укытучы һөнәрен сайлый. Аны, мыегы да чыкмаган 15 яшьлек егетне, Су-Елга авылына укытучы итеп җибәрәләр. 1931нче елдан Түбән Яке башлангыч мәктәбендә мөгаллимлек итә, мәктәп мөдире була. Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашып, күкрәгенә Кызыл йолдыз ордены һәм медальләр тагып, туган ягына әйләнеп кайта. Яраткан һөнәренә тугры калып, бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Тырыш хезмәтен хөкүмәтебез югары бәяли, Нурулла Хисмәтулла улына “РСФСРның мәгариф отличнигы“ исеме бирелә. 1975нче елда лаеклы ялга чыга. Нурулла абый гомере буе укытучыларга үзенең киңәшләрен, укучыларга үгет-нәсихәтләрен биреп, мәгърифәт нуры чәчеп, авылның мәртәбәле аксакалы булып  яшәде. Тормышның ачысын-төчесен татыган остазның гомере буе яшьләргә әйтер сүзе күп булды, зыялылыгы кыяфәтенә чыккан бу мөхтәрәм абый белән аралашу үзе бер рәхәт иде.  Ул һәр күңелгә юл табып, иң нечкә кылларны тибрәндереп, очрашуларда чыгыш ясый иде. Авылдагы һәр үзгәрешкә сөенеп, аны кешеләр белән уртаклашып яши белде. Әлеге мәкаләбез аның якты рухына дога булып барып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев