Нократ

Түбән Сонда чын артистлар яши

Мин - Түбән Сонда килен кеше. Авылга еш кайтабыз. Һәр кайтканда ук булмаса да, мәдәният йортында узган концерт-кичәләргә бик теләп йөрибез. Авыл кешеләренең тырышып дөнья көтүе, бер-берсенә  җылы мөнәсәбәте, дустанә халәт читтән күзәткән кешегә күбрәк күренәдер, мөгаен.

 

 Балалар тарафыннан куелган концертлардан тыш, авылда  урта һәм өлкән буыннар катнашында төрле чаралар уза. Тормыш мәшәкатьләрен бер читкә куеп, авыл үзешчәннәренең  сәхнәдә уйнаулары соклану хисләре тудыра. Әле февраль аенда гына балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең  бәйрәм концерты илне саклаучылар  көненә - әтиләргә багышланган иде. Кичәнең уңышлы ягы  бәйрәмнең аналар белән бергәлектә узуында. Бу яшь гаиләләрне ныгыту  чарасы да булып тора. Бәйрәмнән алган хисләр  һәр тамашачының  күңел кылларын тибрәндерде. Менә бу кайтканда да, 6 нчы апрельдә Түбән Сон авылының халык театры тарафыннан куелган спектакль карадык. Тамаша Республикабызда Театр елы уңаеннан оештырылган конкурс  кысаларында узды. Халык зал тутырып килгән. Тынлык. Ике сәгатьләп дәвам иткән спектакль бер тында узып китте. Эчтәлекле, тормышчан, бүгенге көндә бик актуаль булган проблеманы күтәреп чыккан  Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” дигән әсәренә тукталганнар алар.  Режиссеры - шул спектакльдә  бер үк вакытта артист та булган Зөлфирә Дәүләтшина. Кеше язмышын йөз сиксән градуска борып куючы хәлләр тормышта да еш очрый. Юл хәрәкәтендә сөекле ирен югалткан яшь хатынның кичерешләре... Авызына бер мәртәбә дә хәмер кабып карамаган ирен исерек хәлдә руль артына утырган дигән гаеп ягылуга  аның ышанасы килми. Бу дөрессезлеккә йөрәге өзгәләнә. Чарасызлыктан хатын эчүгә керешә. Дөреслекне беләсе килү теләге белән, ул авыл җитәкчесенең өенә еш килә. Яшь хатынның өйләре янында чуалуы җитәкче хатынына ошамый. Ирен бозыклыкта  гаепли башлый, гаиләдә аңлашылмаучанлык чыга. Үзе дә толлыкның ачысын татыган кеше буларак, намазда булган әби генә яшь хатынга теләктәшлек итә, аны аңлап, үзенең  яхшы киңәшләрен бирә. Гаебен аңлаган, җанын кая куярга белмәүче җитәкче, бу хәлләргә түзә алмый, барсын да дөресен сөйләп бирә. Эчкән килеш, үзенең рульгә  утыруын да, һәлакәттән соң, үзен гаепле санамасыннар дип, шоферының авызына аракы салуын, аны гаепле итеп күрсәтүен дә бәйнә-бәйнә сөйләп бирә.  Иренең гаепсезлеген аклаган сүзләр яшь хатынның күңеленә җиңеллек иңдерә. Дин юлына баса. Ә җитәкче иргә үзенең  гаебе өчен ходайдан кичерү сорарга гына кала.  Чыннан да, кеше үзен яклау өчен нинди генә җинаятьләргә бармый бу тормышта. Төп рольдә уйнаган артист Фирүзә Хамадееваның  шулкадәр килештереп уйнавы, рольгә керүенә шаккатып утырдым.  Әйтерсең,  мин  зур театр залында. Әйтерсең лә, минем каршымда профессионаллар сәхнә тота. Башта ул эчкән хатын ролендә, ә аннан дингә йөз белән борылган, начарлыкны гафу итә алучы зур йөрәкле хатын образында.  Монда бер артист  турында гына әйтү урынлы булмас дип уйлыйм.  Гаилә проблемасын чын тормышчан чагылдырган Татарстаннның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Баязитов белән Илһамия Сибгатуллина да , күп авырлыклар күреп инде гомер көзенә җиткән әби ролендә уйнаган Зөлфирә Дәүләтшиналарның да  талантына зур бәя бирер идем. Сәхнәдәге тотышларына карап, аларның бу беренче генә иҗат җимешләре булмавына, алар тарафыннан тудырылган образларның күплегенә  инанасың.  Шунысы да сөендерә: яшь буын – укучы балалар да өметле. Эльвира һәм Алмаз Габидуллиннар башкарган  рольләргә карап, яшьләр – мәдәниятебезнең  үсешендә дәвамчылар  булыр дип ышанасы килә.  Югары дәрәҗәдә оста итеп башкардылар алар үз рольләрен. Эльвира һәм Алмазга киләчәктә дә, нинди генә һөнәр сайлауларына карамастан, бу башлангычны дәвам итсеннәр дигән теләктә калам. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: мәдәнияткә йөз белән борылган  шундый иҗади кешеләре булганда, авыллар яшәр, туган телебез югалмас , мәдәниятебез көннән - көн яхшырыр. Мин аларның гаиләләренә иминлек,  саулык-сәламәтлек, көч- дәрт, иҗади уңышлар теләп калам.

Нурия Хәбибуллина.

Түбән Кама шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: