Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Түбән Сон артистлары мамадышлыларны әсир итте

Түбән Сон авылының “Мирас“ халык театры район мәдәният йортында үзенең чираттагы иҗат җимешен күрсәтте. Бу юлысы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” дигән драмасын алып килгәннәр

 Спектакль тирән эчтәлекле, тормышчан, бүгенге көндә бик актуаль булган проблемалар күтәрелә. Юл хәрәкәтендә сөекле ирен югалткан яшь хатынның кичерешләре... Авызына бер мәртәбә дә хәмер кабып карамаган ирен исерек хәлдә руль артына утырган дигән гаеп ягылуга аның ышанасы килми. Бу гаделсезлеккә йөрәге өзгәләнә. Чарасызлыктан хатын эчүгә керешә. Дөреслекне беләсе килү теләге белән, ул авыл җитәкчесенең өенә еш килә. Яшь хатынның өйләре янында чуалуы җитәкче хатынына ошамый. Ирен бозыклыкта гаепли башлый, гаиләдә аңлашылмаучанлык чыга. Үзе дә толлыкның ачысын татыган кеше буларак, намазда булган әби генә яшь хатынга теләктәшлек итә, аны аңлап, үзенең яхшы киңәшләрен бирә. Гаебен аңлаган, җанын кая куярга белмәүче җитәкче, бу хәлләргә түзә алмыйча дөресен әйтә. Эчкән килеш, үзенең рульгә утыруын да, һәлакәттән соң, үзен гаепле санамасыннар дип, шоферының авызына аракы салуын, аны гаепле итеп күрсәтүен дә бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Иренең гаепсезлеген аклаган сүзләр яшь хатынның күңеленә җиңеллек иңдерә. Дин юлына баса. Ә җитәкче иргә үзенең гаебе өчен Аллаһы Тәгаләдән кичерү сорарга гына кала. Чыннан да, кеше үзен яклау өчен нинди генә җинаятьләргә бармый бу тормышта. Ике сәгатькә якын спектакль бер тында узып китте, залда еламаган кеше калмагандыр...

Әлеге искиткеч спектакльнең режиссеры - драмада бер үк вакытта артист – әби ролен дә гаҗәеп оста башкарган Зөлфирә Дәүләтшина. Татарстаннның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Баязитов та үз ролен бу юлысы да югары дәрәҗәдә коеп куйды. Спектакльнең рәссам-бизәүчесе дә ул икән.  Музыкаль бизәлеше -ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фарил Дөлмиевныкы. Фирүзә Хамадеева, Илһамия Сибгатуллина, укучы балалар - Алсу  Йосыпова һәм Булат Мифтаховлар да үз рольләрен оста һәм килешле итеп башкардылар. Афәрин, тубәнсонлылар! Алга таба да иҗади уңышлар телибез сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев